Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина баш прокуроры Денис Вороненковны үтерүдә шикләнелүчене атады


Мария Максакова Вороненковны үтерү урынында
Мария Максакова Вороненковны үтерү урынында

Украина баш прокуоры Юрий Луценко Киевта Русия Дәүләт Думасының элекке депутаты Денис Вороненковны үтерергә хатыны Мария Максакованың элекке никахсыз ире кушкан дип белдерде.

Луценко хәбәр итүенчә, үтерергә кушучы - Владмир Тюрин. Украина прокуратурасы мәгълүматларына караганда, ул ФСБ контролендә булган криминиаль авторитет санала. Тюрин Башкортстанның Белорет районында туган.

Луценко, сүзләренә караганда, украин тикшерүчеләре җинаятьчел төркемдә катнашучыларны ачыклап бетергән. Прокуратура эшне мәхкәмәгә тапшыра.

2016 елның октябрендә Вороненков эзәрлекләүләрдән качып Украинага күчә. Декабрьдә Украина ватандашлыгы ала. Быел 15 февральдә Русия Тикшерү комитеты Вороненковны федераль эзләүгә игълан итә.

Гыйнвар аенда элекке депутат Украина баш прокуратурасына илнең элекке президенты Виктор Януковичның дәүләткә хыянәте турында күрсәтмәләр биргән иде. 23 мартта аны Киев үзәгендә атып үтерделәр. Украина президенты Петр Порошенко белдерүенчә, Януковичның дәүләткә хыянәт итүе турындагы эштә Вороненков бердәнбер шаһит буларак катнашкан. Порошенко әлеге үтерүне "Русия ягыннан дәүләт терроры гамәле" дип атады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG