Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан белән Кыргызстан чигендә тикшерү көчәйтелгән


Кыргыз-казакъ чиге
Кыргыз-казакъ чиге

10 октябрь киченнән башлап Казакъстан Кыргызстан белән чиктә транспорт чараларын һәм кешеләрне тикшерүне көчәйткән. Бу хакта Кыргызстанның чик хезмәте хәбәр итә.

Шул сәбәпле чик янында зур чиратлар барлыкка килгән, диелә.

Шулай ук 10 октябрь кичке сәгать сигездән Кыргызстанның чик саклау хезмәте дә президент сайлауга әзерлек вакытында көчәйтелгән тәртипкә күчүен белдергән. Ләкин кыргыз ягыннан чик контролен узуда чикләүләр юк, диелә.

Кыргызстанның чик саклау хезмәтендә белдерүләренчә, Астана тикшерүне көчәйтү сәбәпләрен әйтмәгән.

"Кордай" чик пунктында тикшерүнең көчәйтелүе турында 10 октябрьдә социаль челтәрләрдә яза башладылар. Кешеләр чиратларда берничә сәгать торырга мәҗбүр, ә йөк машиналары җентекләп карала, дип яздылар. Тикшерүне берьяклы гына көчәйтү сәбәбен халык Кыргызстан президенты Алмазбәк Атамбаевның Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка карата тәнкыйть сүзләре белән бәйли.

Алмазбәк Атамбаев 7 октябрьдә Казакъстан президентын Кыргызстанның эчке эшләренә һәм президент сайлавына тыкшынуы өчен тәнкыйть итте. Ул шулай ук Назарбаевны президентлыкка намзәт Омурбәк Бабанов белән очрашуы һәм казакъ бизнесмены Булат Утеморатовны тагын бер намзәт Темир Сариев белән очрашуы өчен дә тәнкыйтьләде.

Бишкәктән 25 чакрым ераклыкта урнашкан Кыргызстанның "Ак жол" һәм казакъ ягыннан "Кордай" чик капкалары ике ил арасында чиктән узу өчен төп тикшерү урыннары булып тора. Алар аша көн саен 25 меңләп кеше һәм ике мең тирәсе машина уза.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG