Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Республика көнен быел да тыйнак кына бәйрәм итә


Башкортстан Республикасы көненә багышланган митинг-концерт. (Башкортстан башлыгы сайты фотосы)
Башкортстан Республикасы көненә багышланган митинг-концерт. (Башкортстан башлыгы сайты фотосы)

11 октябрь - Башкорстан Республикасы көне. Быел да бу бәйрәмне зурдан кубып уздырмаска карар кылынган иде. Салют та булмаячак, дип белдерелде. Төп чаралар 10 октябрьдә үк уздырылып куелды.

Республика көнен бәйрәм итүне оештыру комитеты җитәкчесе Башкортстан Корылтае рәисе Константин Толкачев бер ай элек үк бәйрәмне зурдан кубып уздырмаска кирәклеген әйткән иде. "Мондый чараларны уздыру бюджеты республика халкыныкы. Салют ату, Русия яки чит ил эстрадасы йолдызларын чакыру белән акчаларны җилгә очыру күпләргә ошамый", дигән иде Толкачев.

Төп бәйрәм концерты 10 октябрь кичендә узды. Аны "Бердәм Русия" фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе оештырды һәм концерт-митинг дип атады. Чарага 10 меңләп кеше килде дип белдерелде. Ул гадәттәгечә, Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйданда түгел, Спорт сарае янында узды.

Рәсми чаралардан Республика көненә атап, берничә мәктәп, мәдәният йорты ачылды. Сишәмбе шулай ук журналистларга Шаһит Ходайбирдин исемендәге бүләкләр тапшырылды. Быел премияне "Стерлитамакский рабочий" газеты хәбәрчесе Марина Воронова, "Башинформ" хәбәрчесе Ләйлә Ишморатова (Аралбаева) һәм БДУның башкорт журналистикасы кафедрасы профессоры Фәнил Кузбәков алды.

"Башкорт" хәрәкәте исә бүген Республика көнен билгеләр өчен Зәки Вәлиди урамындагы Матросов паркында урнашкан хәтер тактасы янында узачак бәйрәмгә чакырды. Алар такта янына чәчәкләр салырга, үзара аралашып, бәйрәм итәргә җыенуларын белдерде.

Республика көне белән Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов та котлады. Үзе җитәкләгән Урал фонды сайтында ул "бүгенге уңышларның, кешеләрнең тыныч һәм мул яшәвенең нигезен" онытмаска һәм "ирешелгәннәрне саклау һәм арттыру өчен мөкмин булган барлык көчне куярга" чакырды.

Башкортстан көне икенче ел инде шулай тыйнак кына уздырыла. Былтыр да җитәкчелек "акчаларны җилгә очырыр чак түгел", дип белдергән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG