Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакчасарайда кырымтатарларны тентүләр һәм тоткарлаулар узды


Кырым тарарларын тоткарлау (архив фотосы)
Кырым тарарларын тоткарлау (архив фотосы)

11октябрь Бакчасарайда кырымтатарлар өйләрендә төнтүләр узды, алты кырымтатар тоткарланды, аларга теләктәшлек белдереп килгән тагын 8 кырымтатарны Русиянең куәт хезмәтләре тоткарлап алып киткән.

Тентүләр алты йортта иртәнге дүрттә башланган. Активистлар Сейран Салиев, Тимур Ибраһимов, Мемет Белялов, Марлен Асанов, Эльнур һәм Сервер Зекерьяевлар Русияәдә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелеп тоткарланган диелә.

Тоткарланганнарны Акмәчеткә алып киткәннәр. Теләктәшлек белдереп тентүләр узган йортлар янына килгәннәрне Бакчасарай полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Шулай ук "Крымская солидарность" оешмасының сигез активисты тоткарланган һәм полиция бүлегенә китерелгән. Алар тентү урыннарында кырымтатарларга теләктәшлек белдерергә һәм социаль челтәрләрдә хокук саклау оешмаларының гамәлләрен күрсәтергә җыенган.

Полиция тентү булган урыннарда җыелып торуны тыйган. Кырымтатарлар йортлары янына адвокатлар да килгән, ләкин аларны кертмәгәннәр. Адвокат Эмиль Курбединов Марлен Асановны якларга килгәндә куәт хезмәтләре аны тентү узган йортка кертмәгәннәрен хәбәр итте.

Тентү башлану белән матбугат чараларында ФСБның төбәк идарәсе мәгълүматы таралды. Анда хокук саклау оешмалары Кырымда "Һизб ут-Тәхрир" оешмасы бүлгесе әгъзалары тоткарлануы турында белдерелде. Әлеге оешма Русиядә террорчы оешма дип танылган. Алты кешегә карата "террорчылык оешмасы эшчәнлеге оештыру өчен" җинаять эше ачылды, диелә.

"Бүген Бакчасарайда тентүләр узды һәм үз фикерләрнең ачыктан-ачык белдерүче, башка тентүләр уздырганда кырымтатарларга теләктәшлек күрсәтүче "Крымская солидарность" эшендә катнашучылар тоткарланды. Хакимият башкача фикер йөртүчеләрнең һәм ризасызларның авызларын ябуны дәвам итә", ди кырымтатар хәрәкәте лидерларының берсе Нариман Джелялов.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG