Accessibility links

Татарстан хөкүмәте республикадагы телләрне саклау өлкәсендә грантлар санын арттырды


"Түгәрәк уен" фольклор фестивалендә

Татарстан хөкүмәте республика телләрен саклау һәм үстерү башлангычы белән чыккан иҗтимагый оешмалар өчен грантлар санын арттырды. 250 мең сумлык ике грант урынына 200 мең сумлык биш грант булдырылды.

Грантлар турында яңа документны Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.

Ким дигәндә бер ел дәвамында Татарстандагы телләрне саклау һәм үстерү програмын үтәүче оешмалар гына грант бәйгесендә катнаша ала.

2015 елгы карар нигезендә моңа кадәр телләрне саклау өлкәсенә 250 мең сумлык ике грант бирелә иде. Хәзер грант 200 мең сум һәм бишәү булачак.

2013 елда "2014-2020 елларга Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт програмы кабул ителде. Аны финанслау өчен 1 млрд 84 млн сум күләмендә акча каралган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG