Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнехановтан ярдәм сораган сигез бала анасын дәүләт ялгыз калдырмакчы


Илсөяр Вәлиева балалары белән
Илсөяр Вәлиева балалары белән

Казанда сигез бала анасы Илсөяр Вәлиева ялгыз калырга мөмкин. Опека органнары мәхкәмә аша аның ана хокукын алмакчы. Мондый хәлгә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга теләп пикетларга чыкканга калдым ди ул. Илсөяр ханым адвокат яллап балаларын үзе янында калдырмакчы.

Илсөяр Вәлиева Азатлыкка сөйләвенчә, 14 сентябрь иртәсендә ул алты баласын алып, ашыга-ашыга Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга чыгып китә. Дөресрәге, президентны күреп булмас микән дип чираттагы адымын ясый, гаиләсенә финанс ярдәм кирәк дигән сорауга өстәп, балаларыннан аермауларын да үтенмәкче була. Әмма ни сәбәпледер вакыйгалар ул телегәнчә бармый, билгеләнгән урынга барып җитәм дигәндә юлда тыгымга эләгә. Биш минутка соңарып Илсөяр Вәлиева балалары белән Казан Кирмәненә килеп җитә. Аның кулында президенттан ярдәм сорап мөрәҗәгать сүзләре язылган плакат була.

Илсөяр Вәлиева бу юлы да Татарстан президентын очрата алмый: ул бина янына килеп җиткәндә Миңнеханов киңәшмәгә китеп өлгерә. Шулай да ханым кире чигенми, Кирмән эчендә пикетка баса. Бераз вакыт узуга аның тирәсендә кешеләр җыела башлый. Алар арасыннан ул опека органы вәкилләрен танып ала. Пикетчы янына полиция һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә килеп җитә. Президенттан ярдәм сорап кычкырган ананы һәм алты баласын – барысын да берәм-берәм, үзе әйтүченчә көч кулланып, автобуска төяп өйләренә кайтарып куялар. Рөхсәтсез пикет оештыру гамәле өчен 500 сум штраф түләтәләр.

Миңнехановтан ярдәм сораган ананы дәүләт ялгыз калдырмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:12 0:00

Илсөяр ханым сүзләренчә, Ирек мәйданына пикетларга чыга башлагач, Казанның Совет районы опека бүлеге мөдире Ирина Смирнова аның янына килеп балаларны алып китү белән яный башлый. Соңрак күп балалы ана үзен мәхкәмәгә бирүләрен белә: янәсе гаиләдә балаларга тиешле игътибар бирелми.

– Йорт чиста, дәфтәр-китаплар тәртиптә, балалар яхшы укый, чиста, пөхтә киенгәннәр. Мәхкәмә барышында бу гаиләдә балаларга яшәү куркынычмы дигән сорау куелган иде. Аларның мөгаллимнәре алдан әйтелгән сүзләреннән, балалар начар укый дигән аргументларыннан баш тарттылар.

Мәктәпнең үзендә ике секция эшләп килә: сынлы сәнгать һәм футбол. Тагын кая йөртәсең инде? Кемнең рәсем ясарга сәләте бар, рәсем ясый, ә кемнең футбол уйнарга сәләте юк, ул футбол уйный алмый бит, шулаймы? Ә аны балаларын секциягә йөртми дип гаеплиләр.

Укытучылар бер төрле, ә опека бүлеге мөдире ниндидер документларга нигезләнеп, гомумән, икенче төрле сөйли. Ул кәгазьне кем язган соң? Бер җирендә директор имза куйган, бер җирендә куймаган, диде Азатлыкка Вәлиеваның адвокаты Борис Ильин.

Адвокат Борис Ильин
Адвокат Борис Ильин

Ханымның сүзләренә караганда, опека вәкилләре белән каршылыклар инде алты ел элек үк башланган булган, әмма мондый киеренкелек хәзер туган.

Илсөяр һәм Сәид Вәлиевлар бергә алты бала үстерәләр. Күп балалы ананың ике олы баласы инде үз гаиләләрен корганнар. Ата-ана аз акчалы эштә эшлиләр, айлык керемнәре 15 меңнән артмый икән. Балаларга күбрәк игътибар бирү теләге белән җәен ханым алты мең алып эшләгән урыныннан – Республика клиник психиатрия хастаханәсеннән киткән.

– Мин чирләмим, биш вакыт намаз укыйм. Ирем эчми. Элек эшләдем, ләкин хәзер вакыт юк. Балаларымның берсен мәктәпкә илтәм, берсен алып кайтам. Аларны бит һәрвакыт карап торырга кирәк. Эшләргә кушалар миңа, әйтүе генә җиңел. Балаларны ташлап эшкә чыгыйммы?! Аз булса да ярдәм булырга тиештер бит инде?!”, ди Илсөяр ханым.

2011 елга кадәр Вәлиевлар Казандагы өч бүлмәле фатирда яшәгәннәр. Ул аларның хосусый милке булып саналган һәм өлешчә ана капиталы белән түләнгән. Вәлиевларның адвокаты Борис Ильин әйтүенчә, күршеләренең балалардан тавыш күп дип зарлануларыннан гаилә торган фатирларыннан күченергә карар кылган. Вәлиевлар Самосыроводан йорт сатып алганнар. Искергән, бәдрәфе урамда булган бу йортны опека органнары ошатмаган, әмма гаилә башлыгы төзекләндерергә сүз биргән. Йорт 22 сутый җирдә төзелгән. Комиссия сатып алырга ризалыгын биргән.

Бераз вакыт үтүгә Вәлиевлар ремонтка акча җиткерә алмаячакларын аңлаганнар һәм җирләрен бүлгәләп сатып, шул акчага йортны төзекләндереп бетерүне сораганнар.

Илсөяр Вәлиева
Илсөяр Вәлиева

Казанның Совет районы опека бүлеге мөдире Ирина Смирнова “Вечерняя Казань” журналистларына әйтүенчә, җирне бүлеп сатып, ремонт ясарга ризалык чыннан да бирелгән булган. Әмма Вәлиева сатудан алынган керем турында хисап тотмаган. Килешүне өзәргә теләп мәхкәмәгә мөрәҗәгать итсәләр дә, опека вәкилләре уңышка ирешә алмаганнар, чөнки сатылган җирләрдә инде биш йорт төзелеп өлгергән була. Соңрак Вәлиеваның акчаларны кредит бирүче “Рост” ширкәтенә кертүе ачыклана.

“Пирамида җимерелеп, акчалар юкка чыккач, без шул ук күләмдә акча бирергә риза булган хәйриячене таптык. Ә ханым ул акчаларга машина кредитын япкан һәм ломбардка салынган алтын бизәнү әйберләрен кире сатып алган. Балаларга исә 50 мең акча сарыф иткән – өлешчә балалар бакчасындагы әҗәтен каплаган”, дип белдерә Ирина Смирнова.

Опека бүлеге мөдире Вәлиевларның Каймардагы җирләрен сатулары турында да әйтә. Опека акча ремонтка китәчәк дигән шарт белән моңа ризалык биргән була. Әмма бернинди хисап та килми.

Күптән түгел Вәливларга Завойский урамында кирпеч йорттан фатир бүлеп биргәннәр. Канун буенча гаиләгә йорт-җир ал буенча субсидия каралган, әмма аларга әлегә чират җитмәгән. Әмма җирле хакимият гаиләгә ярдәм йөзеннән вакытлыча фатир тәкъдим иткәннәр. Вәливлар әлегә шул фатирда яши, әмма монда алар бары тик 11 генә ай тора алачаклар – килешү вакыты чикләнгән.

Илсөяр Вәлиева пикетта
Илсөяр Вәлиева пикетта

Беренче тапкыр пикетка чыкканда Вәлиева хакимият вәкилләре белән күрешеп сөйләшә ала. Президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева аны үз янына чакыра.

“Президент киңәшчеләре 2017 ел өчен үз хисап кенәгәмне ачып алып килергә куштылар, гариза язылды, мөхер куелды. Мин инде материаль ярдәм булыр дип ышандым. Аннан соң фатир турында әйттем, ләкин алар берни дә белмибез диделәр. Ул көнне җыелышлары булды һәм Рөстәм Нургали улы күрмәсен өченме, миңа тиз генә учетная карточка ясап бирделәр, ике көннән хәбәр итәрбез иделәр. Фатир бирүче булмады, югыйсә мөхер куйдылар, гариза язылды, ризалык бирделәр. Шуннан мин шәхсән Рөстәм әфәндегә кереп сорау бирергә булдым. Ләйлә Фазлыева, “Юк, ярамый”, дип кертмәде. Шуннан уйлап торды да миңа ак кәгазь бирде. Бурычларыңны каплар өчен күпме акча кирәк, яз диде. Мин, тулаем сумма яздым да аңа кәгазьне аңа бирдем. Ике көннән шалтыратырбыз диде дә, оныттылар”, дип искә ала Илсөяр Вәлиева.

Аны яклаучы адвокат сүзләренчә, Вәлиеваның дәлилләре никадәр әйбәт булмасын, мәхкәмә аны ана хокукыннан мәхрүм итәргә дигән карар чыгара. Канун буенча, карар гамәлгә кергәч, ягъни бер айдан соң, балаларны аналарыннан аерып балалар йортына алып китәчәкләр. Вәлиевлар тиз арада мәхкәмә карарын шикаять итеп ана хокукын кире кайтару артыннан йөриләр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG