Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру заводына каршы митинг узды


Митингта күтәрелгән шигар
Митингта күтәрелгән шигар

Казанның Ленин исемендәге мәдәният сарае янында узган митингта Татарстан башкаласында чүп яндыру заводы төзүгә ризасызлык белдерделәр.

Чарага 200гә якын кеше җыелды. Алар арасында балалы кешеләр дә өлкәннәр дә бар иде.

Оештыручылар чарага Татарстан Дәүләт Шурасының Экология комиссиясе башлыгы Таһир Һадиевне, Татарстанның төзелеш, архитектура, коммнуналь хезмәтләр министры Ирек Фәйзуллинны һәм Татарстан президенты идарәсе вәкилләрен дә чакырган иде, әмма алар күренмәде.

Чарадагы чыгышларда чүп яндыру корылмасы төзүдән баш тарту, чүпне аерым җыю системын әзерләү комиссиясе төзү һәм аңа җәмәгатьчелек вәкилләрен дә кертү, 2008 елда Самосырово чүплегендә булган янгынны тикшерү, чүп яндыру заводы төзелгән очракта аның әйләнә-тирә мохиткә булачак тәэсирен бәяләү эшенә заводка каршы чыгучыларны да җәлеп итү таләпләре куелды.

Бу темага чираттагы митинг киләсе шимбә Казанның Урицкий паркынды булачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG