Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тел тирәсендәге ыгы-зыгыга карамастан бөртекләп сүзләр җыябыз"


"Тәрҗемәдәге кыенлыклар" лабораториумы 14 сүзгә тәрҗемәләр тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

"Тәрҗемәдәге кыенлыклар" дип аталган лабораториумның икенче утырышы

Татар теленә басым баруга карамастан, галимнәр яңа атамалар эзләү белән мәшгуль. "Тәрҗемәдәге кыенлыклар" дип аталган лабораториум кысаларында 14 сүзгә тәрҗемәләр тәкъдим ителде.

13 октябрь "Тәрҗемәдәге кыенлыклар" дип аталган лабораториумның икенче утырышы узды. Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм Казан федераль университетыннан җиде галим рус теленнән татарчага тәрҗемәдә кыенлыклар тудырган 14 сүзгә үз вариантлар тәкъдим итте. Кыенлык туган сүзләрне алар контекстка карап тәрҗемә итү отышлырак дигән фикер белдерде.

  • Роспотребнадзор - Русия кулланучылар күзәтчелеге, Росиминлек күзәтчелеге
  • обременение - чикләүләр салу, чикләүләр кертү
  • за столом - өстәл янында
  • с праздником - бәйрәмегез котлы булсын
  • поручение (президент поручил) - йөкләмә (президент йөкләмәсе)
  • смертный - зур, олы, авыр, кичергесез (гөнаһ); бәндә, Аллаһ бәндәсе (кеше мәгънәсендә); үлем җазасы (смертная казнь), ​үлем карары (смертный приговор)
  • свежий - саф (һава), яңа пешкән (икмәк), яңа өлгергән (яшелчә), яңа өзеп алган (яшелчә)
  • репрессия - репрессияләү, репрессия корбаны
  • раскулачивание - кулакларны мөлкәт һәм хокукларыннан мәхрүм итү
  • налоговый вычет - салым чигерүе, салымнан чигерелгән акча
  • за рулем - рульдә, рульдә утыру
  • женственность - нәзакәтлелек (хатын кызга карата), хатын-кыз табигатьле егет (женственный парень)
  • стена - дивар, стена
  • процесс - процесс, вакыты, барышы (урып җыю барышында)

Татарстан фәннәр академиясендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге җитәкчесе Айнур Тимерханов хәрби лексика сүзлеге, кош атамалары сүзлеге, балык атамалары сүзлеге әзерләнүе турында җиткерде.

"Терминология сүзлекләре әзерләнә тора, белгәнегезчә, бу безнең югала бара торган зур байлыгыбыз. Алар төрле экспедицияләргә йөреп бөртекләп җыела, теркәлә һәм бернинди сәяси ыгы-зыгыларга карамастан, ким дигәндә, сүзлекләрдә сакланып калыр дип ышанабыз", диде Тимерханов.

Галимнәр тәкъдим иткән сүзләр кулланышка керәме?

Апрель башында Казанда "Тәрҗемәдәге кыенлыклар" дип исемләнгән лабораториумның беренчесе узган иде. Анда госзакупка, исполнительное производство, презентация, ремонт боковых порезов колеса, первая треть XIX века, разведать кебек сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең татарчага тәрҗемәсе тәкъдим ителде.

Беренче утырыштан соң алты ай узды. Лабораториум тәкъдим иткән сүзләр матбугат чараларында кулланышка кереп киткәнме? Тәрҗемә тәкъдим иткән галимнәр бу ягын контроль итмәүләрен белдерде.

Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасы мөдире, доцент Гөлшат Галиуллина мондый җыелышлар файдалы дип саный. "Бу очрашулар сезгә дә, безгә дә кирәк. Сүзнең төзелеше, әйтелеше ягыннан да, ясалышы ягыннан да бик күп хәл итәсе проблемнар көн дә туып тора һәм иң беренче сез (журналистлар - ред.) тарафыннан кулланышка керә, ә безнең тарафтан инде тәрҗемә вариантларын сайлауга ярдәм итү", ди Галиуллина.

Галимнәр һәрбер матбугат чарасы да азмы-күпме тәрҗемә эшендә хаталар ясый дигән фикердә. Кайсы матбугат чарасы урыс сүзләрен дөрес тәрҗемә итә дигәнгә дә алар ачык кына мисал китерә алмады, әмма вакытлы матбугатны, электрон массакүләм мәгълүмат чараларның сәхифәләрен күзәтеп баруларын әйтте. (Элегрәк галимнәр шул исәптән Азатлык радиосы да кулланган албит һәм йөкләү сүзләрен тикшергән иде - ред.)

"Сезнең белән уртак җыелып сөйләшкән вариантларның күренүенә бик шатланабыз, алар күренә башлады. Ләкин статистиканы алып бару белән шөгыльләнмибез", дип өстәде Галиуллина.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG