Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан президенты итеп Сооронбай Жээнбеков сайланды


Сооронбай Жээнбеков
Сооронбай Жээнбеков

Кыргызстанда якшәмбе узган президент сайлауда Социаль-демократик фирка намзәте Сооронбай Жээнбеков җиңеп чыкты. Ул 55 процент якын тавыш җыйды.

Жээнбековка Кыргызстанның әлеге президенты Алмазбәк Атамбаев теләкштлек белдерде.

Икенче урында "Республика Ата-журт" фиркасе намзәте Омурбек Бабанов. Ул сайлаучыларның 33 процент тавышын җыйды һәм үзенең җиңелүен таныды. "Мин беркайчан да хакимиятне басып алмаячакмын. Хәзер дә, киләчәктә дә. Намзәтләргә теләктәшлек белдергән кешеләрне эзәрлекләү кирәкми", дигән Бабанов "Интерфакс"ка.

Бабанов фиркасе Кыргызстан парламентында икенче урында, ул сайлаулар турындагы канунга үзгәрешләр тәкъдим итәргә җыенуын белдерә.

Сайлауда катнашкан тагын бер намзәт, илнең Иминлек шурасының элекке секретаре Адахан Мадумаров алты процент тавыш җыйган.

Президент сайларга сайлаучыларның 56 проценты килгән. Президентлыкка 11 кеше дәгъва кылды. Кыргызстан конститутциясенә ярашлы, президент бер тапыр алты елга сайлана. 22 октябрьдә Атамбаев үз вәкаләтләрен Жээнбековка тапшырырга тиеш.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG