Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Бүздәк районында да тилчә авыруы табылган


Үрмәкәйда авыру тана
Үрмәкәйда авыру тана

Башкорстанның Бүздәк районындагы "Кыдаш" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында алты баш мөгезле эре терлекнең тилчә белән авыру ачыкланган. Әлеге хуҗалык караган Көпәй-Кобау авылындагы хосусый утарларда авыру юк диелә.

Башкортстан премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәмәтдинов сүзләренә караганда, республикада тилчә авыруының чыганагын ачыклауның беренче этабы тәмамланган. Тикшерү барышында Бүздәк районының "Кыдаш" авыл хуҗалыгында алты баш малда тилчә вирусы булуы ачыкланган. Кәпәй-Кобау авылындагы хосусый хуҗалыкларда вирус табылмаган. Монда маллар тартып алынмаячак. Ә "Кыдаш" хуҗалыгы фермасындагы барлык 146 баш мал да алынырга тиеш. Ирек Мөхәмәтдинов якын-тирәдәге районнарның, шул исәптән Туймазы, Шаран районнарындагы берничә авыл биләмәләренең дә чиста булуын әйтә.

Октябрь башларында Туймазы районындагы Үрмәкәй һәм Ярмөхәммәт авылларында тилчә авыруы чыкты. Соңрак вирус Каранелга һәм Кандра авылларында да табылды. Әлеге вакытта бу авылларда 928 баш мал-туар, шул исәптән 486 баш мөгезле эре терлек юк ителергә тиеш. Алынган мал өчен авыл халкына малның һәр килограмына 130 сум компенсация түләнәчәк, диелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG