Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы"нда: "Телебезне сакларга кирәк"


Барс-Медиа җитәкчесе Камил Гәрәев (с), президент Рөстәм Миңнеханов, "Татар радиосы" җитәкчеләре Динә Гәрәева һәм Айваз Садыйров
Барс-Медиа җитәкчесе Камил Гәрәев (с), президент Рөстәм Миңнеханов, "Татар радиосы" җитәкчеләре Динә Гәрәева һәм Айваз Садыйров

Дүшәмбе Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясендә кунакта булды. Анда ул "без, татар кешеләре, телебезне сакларга бурычлыбыз", дигән фикер әйтте. Соңрак Барс-Медиа ширкәтендә президент һәм мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашлыгында фикерләшү булды.

Радионың баш мөхәррире Айваз Садыйров Азатлыкка сөйләвенчә, Рөстәм Миңнехановны алар "Сәләт" хәрәкәтенең Биләр җыены вакытында чакырган. "Безнең анда күчмә студия эшләде, мастер-класслар оештырдык. Безнең янга Рөстәм Миңнеханов та килде, шунда чакырдык, нәтиҗәсе бүген булды", диде Айваз.

Рөстәм Миңнеханов "Татар радиосы" студиясенә килеп кергәч, турыдан-туры эфирга да чыкты. Ул анда "Безгә, татар кешеләренә, барыбызга да үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны, динебезне сакларга кирәк. "Татар радиосы" бу эшкә зур өлеш кертә. Барыбыз да бергә булсак, без көчле булабыз. Исәнлек-саулык, уңышлар сезгә барыгызга да! Иң зур сәлам шул: исәнлек, тынычлык булсын республикада!" диде.

Айваз Садыйров Азатлыкка әйтүенчә, тел мәсьәләсе эфирдан соң радио хезмәткәрләре белән сөйләшү вакытында да күтәрелгән. Алып баручылар Миңнехановка "Туган тел бездән башлана" дип язылган свитшот бүләк иткән. "Бүгенге көндә матбугат чаралары телнең әһәмиятен күтәрмәсә, бик кыенга туры киләчәк", дигән фикер булды, дип уртаклашты Айваз.

Радиодагы очрашудан соң Рөстәм Миңнеханов Барс-Медиа ширкәте җитәкчеләре Камил һәм Марат Гәрәевләр, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, "Яңа гасыр" телерадиоширкәте җитәкчесе Илшат Әминов белән очрашып сөйләшкән. Айваз Садыйров сүзләренчә, анда бүгенге көндә татар мәдәниятенең татар теленә һәм татар үзаңына әһәмияте һәм алга таба бу өлкәдә уртак стратегик адымнар ясау турында фикер алышу булган.

"Татар радиосы" 2001 елдан бирле тәүлек әйләнәсенә татар телендә эшли. Анда нигездә татар эстрада җырлары яңгырый. Радионың баш мөхәррие әйтүенчә, бер ай чамасы элек студия тулысынча яңартылган. "Әлегә моңа охшаш яңа студияләр Русиядә юк", диде Айваз Садыйров.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG