Бу хакта Трамп дүшәмбе матбугат очрашуында белдерде. Президент сүзләренә караганда, тикшеренүне төгәлләргә вакыт җитте, чөнки моннан "американнар туйды". Тикшерүне үткәрүче махсус прокурор Роберт Мюллер Русия вәкилләре белән үзенең сайлау алды штабы арасында "бернинди дә сүз куешу тапмады", ди президент Трамп.
Мюллер Дональд Трамп даирәсендәгеләрнең Кремльгә якын кешеләр белән элемтә ихтималын тикшерә. Америка күзләү хезмәтләре Кремль АКШ сайлау компаниясенә тыкшыныр өчен кибероперацияләр башкарган дигән нәтиҗә чыгары. Трампның көндәшләре аның штабындагылар Мәскәү белән хезмәттәшлек иткән булырга мөмкин, дип фаразлый.
Президент Трамп демократлар әлеге тикшеренүләр белән 2016 елда үзләренең җиңүләрен "акларга тырышу" өчен куллана, дип белдерә.
Шул ук вакытта Дональд Трамп Роберт Мюллерны махсус прокурор вазифасыннан алуны күз уңында тотмавын да әйтте.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.