Accessibility links

Кайнар хәбәр

Памфилова: Навальный 2028 елга кадәр президентлыкка намзәт була алмый


Элла Памфилова
Элла Памфилова

Алексей Навальный үзенең президент сайлавында катнашу хокукы барлыгын белдергәндә Конституцияне дөрес аңламый ди Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисәсе Элла Памфилова.

Бу хакта Элла Памфилова халыкара яшьләр һәм студентлар җыенында белдерде. Ул шулай ук Навальныйны хакимиятләргә басым ясауда гаепли. Сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, Навальный сайлауларда 2028 елдан соң гына катнаша алачак.

Памфилова раславынча, әлеге вакытта Навальный "Кировлес" эше нигезендәге гаепләү хөкеме сәбәпле президентлыкка намзәт була алмый. Элегрәк Элла Памфилова, Навальный хөкемен алуга яки ил кануннарына үзгәрешләр кертүгә ирешкән очракта, ул намзәт буларак теркәлергә мөмкин дип белдергән иде. Ләкин әлеге вариантларны Памфилова "могҗиза" дип атады. Кремльдә дә Навальныйның президентлыкка барырга теләвен "сәер" һәм "канунга туры килми" дип атадылар.

Быел май аенда "Кировлес" эшен кабаттан караганнан соң, Навальныйны шартлы рәвештә биш елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Европа кеше хокуклары мәхәкәмәсе карарны канунсыз дип таныды. Оппозиция вәкиле Русия мәхкәмәсенең карарын шикаять итәргә җыена.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG