Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәгариф күзәтүе: Балагызның киләчәктә уңышлы булуы урыс теленнән тора


17 октябрь Русиянең мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтүче федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Кравцов мәктәп укучыларының ата-аналары белән илкүләм очрашу уздырды. Кравцов милли республикаларда туган телне өйрәнү мәсьәләләренә кагылып тормады.

Очрашу вакытында Акмәчет, Алтай, Ярославль һәм Грозныйдагы студияләрне дә тоташтырдылар.

Кравцов милли республикаларда туган телне өйрәнү мәсьәләләренә кагылып тормады. Татарстан ата-аналары очрашу алдыннан социаль челтәрләрдә бу түрәгә бирергә теләгән күпсанлы сорауларын язган иде. Алар арасында татар телен мәктәпләрдә укытуга каршылар да, татар теленең статусын сакларга өндәүчеләр дә булды. Әмма бу сораулар җавапсыз калды.

Ә менә урыс теленә чарада шактый зур урын бирелде. 2018 елдан башлап 9 сыйныфны тәмамлаучыларның урыс теленнән телдән имтихан бирәчәге хәбәр ителде. Бу имтиханны бирә алмаган укучы дәүләт аттестациясенә кертелми.

Моны ишеткәч, туры элемтәгә тоташкан Чечня республикасы вәкилләре Кравцовка урыс теле ана теле булмаган балалар турында сорау бирде. Башка милләт балалары да урыс балалары белән бертигез бәяләнәме, әллә аларга гадирәк сынаулар каралганмы, дип кызыксынды алар. Сорауга Кравцов урынына Педагогик үлчәүләр федераль институты җитәкчесе Оксана Решетникова җавап бирде.

"Безнең илдә барлык югары һәм урта һөнәри белем бирү – урыс телендә. Шулай булгач, балагызның киләчәктә уңышлы буламы-юкмы икәнен урыс теле билгели. Бернинди дә ташламалар, йомшартулар булмаячак", диде түрә. Бу җавабы белән ул туган теле урыс теле булмаган балалар гомумән тормышта уңышлы була алмый дигән фикерне җиткерде.

Рус теленнән дәүләт имтиханнарының телдән бирелә торган өлешен илнең өч төбәгендә сынап та караганнар. Мәскәү өлкәсе, Татарстан һәм Чечня республикаларында бу сынауны 1,5 меңнән артык бала тапшырган.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG