Accessibility links

Казанның Галиев мәчетендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә республикасының барлык мәчетләрендә дә туган телне өйрәнү һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре уку тәкъдиме хупланды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә татар телле мохит булырга тиеш дип саный. Бу хакта ул бүген Казанның Галиев мәчетендә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әйтте.

"Шул уңайдан, мөфтияткә үзенең эчке һәм тышкы багланышларын, шул исәптән аралашуны һәм эш кәгазьләрен алып баруны, Татарстан эчендә ике дәүләт телендә башкарырга кирәк. Билгеле, әлеге карар Татарстаннан читтәге төрле ведомство һәм партнерлар белән эш итүгә кагылмый", диде мөфти.

Утырыш эшендә Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе, мөхтәсибләр һәм мәдрәсә мөгаллимнәре катнашты.

Җыелыш барышында катнашучылар тарафыннан татар телен саклау һәм үстерүгә караган фикерләр һәм тәкъдимнәр яңгырады.

Татарстан мөфтияте хәбәр итүенчә, киңәшмәдә республика мәчетләрендә татар телен өйрәнү өчен "Без – татарлар" укыту програмын кертеп җибәрү турында карар кабул ителде. Русия ислам институты мөгаллимнәре тарафыннан эшләнгән әлеге программа сынауны уңышлы үтте һәм татар теленә өч айда өйрәтүдә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Моннан тыш, Татарстанның барлык мәдрәсәләре “Ислам дине нигезләре” дәреслеге белән тәэмин ителәчәк. Нәзарәтенең тагын бер мөһим башлангычы булып Татарстан иҗтимагый урыннарында файдалану өчен дини терминология кертелгән рус-татар һәм татар-рус сөйләүлеген чыгару тора.

Тагын мөфти эшчәнлекнең аерым юнәлеше итеп татар телен интернетта пропагандалауны билгеләде: "Хозур" нәшрият йорты тарафыннан социаль челтәрләрдә мөселманнар арасында мәгълүмати кампания оештырылачак. Ахырдан, киңәшмәдә Татарстанның барлык мәчетләрендә дә туган телне өйрәнү һәм саклауның әһәмияте турында җомга вәгазьләре уку тәкъдиме хупланды.

Мөфтияттә кабул ителгән чараларны тормышка ашыруны күзәтү өчен махсус эшче төркем оештырылачак.

Элегрәк Татарстан мөселманнары пленумында республикада җомга вәгазьләрен татар телендә алып бару турында карар кабул ителгән иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG