Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канадада "Магнитский кануны" көченә керде


Канадада "коррупциягә баткан чит ил түрәләре корбаннары турында канун" үз көченә керде. Аны "Магнитский мсемлеге", "Магнитский кануны" дип тә атыйлар. Элегрәк документны илнең ике парламенты да хуплаган иде.

Канунга ярашлы, Канада хакимиятләре кеше хокукларын бозуга яки коррупция җинаятьләренә катышы бар дип санаган затларны илгә керүне тыя һәм аларның активларын "туңдыра" ала. Парламенттагы тыңлаулар вакытында "Магнитский исемлеге", иң беренче чиратта, Русия, Венесуэла, Иран, Вьетнам һәм Мьянма түрәләренә кагылачак.

Оттавадагы Русия илчелеге әлеге карарны "иррациональ" дип атады. Элегрәк Мәскәү Канада "Магнитский исемлеген" кабул итсә җавапсыз калдырмаячак дип белдергән иде. Кремль канадаларга карата чикләүләрне киңәйтү турында кисәтте.

"Магнитский исемлеге" сигез ел элек үлгән Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитский истәлегенә аталган. Ул Русия бюджетыннан акча урлау юлларын фаш итүен белдергәннән соң, салымнан качуда гаепләнеп кулга алынган иде. 2009 елның көзендә юрист Мәскәүнең “Матросская тишина” төрмәсендә вафат булды. Үлемнең рәсми сәбәбе буларак йөрәк авыруы дип әйтелә. Магнитский туганнары исә СИЗОда аңа кирәкле медицина ярдәме күрсәтелмәгәнен, кыйналуын һәм начар шартларда тотылуын белдерә.

"Магнитский канунын" АКШ 2012 елның ахырында кабул итте һәм соңрак аны киңәйтте. Вашингтон фикеренчә, кеше хокуклары бозуга катышы булган затларга виза һәм икътисади чикләүләр кертүне күз уңында тота.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG