"Казан" халыкара һава аланы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казан-Пардубица очышлары чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә булачак.
Пардубице - Прагадан 104 чакрым ераклыкта урнашкан шәһәр.
Казан һава аланы мәгълүматларына караганда, татарстаннар өчен Чехия иң популяр илләрнең берсе булып тора. Атнага ике тапкыр "Чех һава юллары" авиаширкәте башкарган Казан-Прага очышлары кимендә 85 процента тулы була.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.