Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йөзә торган йорт, су велосипеды һәм интернетта сатылган күчмә йортлар


Суда йөзүче автоном йорт, Arkup дизайн-концепты
Суда йөзүче автоном йорт, Arkup дизайн-концепты

Азатлык фән-технология яңалыклары белән таныштыруын дәвам итә. Бу атнада суда йөзүче автоном йорт, суда йөри торган электр велосипеды һәм Amazon-ның йортлар сатуы турында.

Arkup дизайн ширкәте тулысынча автоном, суда йөзә торган йорт концепциясен тәкъдим итте. Бу зур, иркен, заманча җиһазландырылган "акыллы" йорт. Ул тулысынча автоном, ягъни электр һәм су белән үз-үзен тәэмин итә. Кирәкле урында пневматик "аяк"ларын чыгарып, стационар өйгә әйләнә ала.

Беренче карашка бу – ялгыш кына суга төшкән заманча, панорам пыялалы ике катлы йорт. Ул чыннан да журнал сәхифәләреннән чыккан хайтек-интерьерлы пентхаус булып күренә. Тик чынбарлыкта тулысынча автоном, имин һәм уңайлы көймә-йорт булып тора.

Йортның тышкы һәм эчке дизайны, Arkup дизайн-концепты
Йортның тышкы һәм эчке дизайны, Arkup дизайн-концепты

Йорт юкка гына "йөзә торган" дип аталмый, ул сәгатенә 13 чакрым тизлек белән хәрәкәт итә ала. Аңа ягулык та кирәкми, чөнки ике зур электр моторы бар, электр көчен кояш панельләре бирә. Электр махсус батареяләрдә туплана, аны болытлы көннәрдә дә кулланып була.

Моннан тыш "акыллы" йорт яңгыр суын да җыеп бара, ул су саклау системында туплана. Яңгыр озак булмаган очракта диңгез суын да кулланып була, йортта диңгез суын тозсыз суга әйләндерү өчен махсус җиһазлар бар.

Эстетик һәм күңел ачу максатларыннан тыш (байларга), мондый йөзә торган йортлар табигый һәлакәтләр вакытында файдалы була ала. Су ташкыны кебек һәлакәтләр еш булган төбәкләрдә мондый йортларга ихтыяҗ зур булыр дип көтелә.

Су велосипеды

Һәр җир транспортның суда йөри торган варианты бар. Җирдә машинада йөрүчеләр суда катер сайлый, мотоцикл яратучылар – су мотоциклы. Соңгы арада популяр булып киткән электр велосипедларының да су варианты барлыкка килде. Аны Яңа Зеландия уйлап табучысы Гай Һовард-Уиллис концепциясе нигезендә Роберт Алонцо тәкъдим иткән һәм прототип әзерләп, сатуга чыгармакчы.

Manta5 дип аталган җайланма кеше көче һәм 400 Вт көчле электр моторы ярдәмендә хәрәкәт итә. Көймәгә охшаш корпусы юк, аның урынына баланс һәм хәрәкәтсез вакытта су өстендә тору өчен махсус модульләр бар.

Бу велосипедның авырлыгы 20 кг, ләкин анда 100 кг кадәр авырлыктагы кеше йөри ала. Йөртүче электр моторы эшен көйли ала, аны бөтенләй сүндереп тә була. Велосипед сәгатенә 20 чыкрым тизлектә бара ала. Тизрәк йөри торган модельләр дә чыгарга мөмкин, ди Алонцо.

Бу җайланма су транспорты түгел, күбрәк күңел ачу чарасы буларак күзаллана. Идея авторы Һовард-Уиллис фикеренчә, киләчәктә бу җиһазда йөрү Олимпия уеннары програмына да керергә мөмкин.

Amazon йортлар сата башлый

Заманалар үзгәрә, хәзер йортны Amazon-да сатып алып булачак. Йортны әле кирәкле адреска да китерәчәкләр. MODS International ширкәте ясаган бу йортлар "Кечкенә йорт" (Tiny Home) дип атала. Аның бәясе $36,000 (якынча 2 миллион сум) булачак. Йортны кирәкле урынга китерү 3700 долларга төшәчәк, аны өч атнада алып киләчәкләр.

Кече габаритлы йортлар диңгез контейнерларыннан ясалган, алар гади тормышка күнеккән кешеләргә тәкъдим ителә. Йортлар тулысынча җиһазландырылган, су системы, электр, җылылык изоляциясе һәм кондиционер көйләнгән. Йортта йокы, аш, кунак бүлмәләре, бәдрәф бар.

Amazon сайтында йорт сату игъланы
Amazon сайтында йорт сату игъланы

"Кечкенә йорт"ларны дизайн ягыннан бик уңышлы дип булмый, ләкин алар экология ягыннан чиста, мобиль (күчереп була), ипотекасыз алып була һәм йорт салымнары да зур булмаячак. Ул шәһәр читендә арзан һәм уңайлы йорт теләүчеләргә туры килер.

АКШта моңа каршы чыгучылар да бар. Әйтик, Милтон шәһәрендә яшәүчеләр кече бюджетлы йортлар район дәрәҗәсен төшерә һәм күчемсез милек бәясен киметә дип мондый йортларга каршы чыккан. Шулай да, очсыз һәм күчмә йортларның популярлыгы арта бара. Мисал өчен, күртән түгел Kasita ширкәте дә "акыллы", модульле кечкенә йорт концепциясен тәкъдим иткән иде.

Amazon төрле эшчәнлек, тауарларны сатудан башлап фильмнар төшерүгә кадәр шөгыльләнгән АКШ ширкәте. Ул АКШ тарихында иң тиз үсә торган ширкәт. Кайбер фаразларга күрә, якын елларда Amazon корпорациясенең бәясе $1 трлн күләменә җитәчәк, алай булса, бу дөнья рекорды булачак.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG