Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы чыкты


Шимбә көнне Казанның Урицкий паркында чүп яндыру корылмасына каршы митинг узды.

Каршылык чарасында 200дән артык кеше катнашты. Алар республикада чүп яндыру корылмасын булдыруга каршы чыга һәм чүпне юк итүнең экологиягә әзрәк зыян сала торган юллары бар дип саный.

Һәрвакыттагыча оештыручылар чарага Татарстан президенты идарәсе, Төзелеш һәм архитектура министрлыгы, Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләрен чакырды, әмма аларның берсе дә килмәде.

Казандагы чүп яндыру корылмасын төзү урыны әле дә билгеләнмәгән. Гәрчә ул инде көз көнне төзелә башларга тиеш иде. Төзелешкә каршы чыгучылар узган атнада Ленин мәдәният йорты янанда каршылык чарасын уздырды.

XS
SM
MD
LG