Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный: "Сайлауда һәркем катнаша ала"


20 тәүлек сак астында булган Русия оппозиционеры Алексей Навальный иреккә чыкканнан соң Әстерханга үз тарафдарлары белән очрашуга килде.

Алексей Навальный якшәмбе көнне үз тарафдарлары белән митинг уздырды. Ксения Собчакның Русия президенты сайлавында катнашырга җыенуына карата Навальный бу һәркемнең хокукы дип әйтте.

"Бөтен кеше дә сайлауда катнаша ала. Кемдер миңа күбрәк, кемдер азрак ошый. Зюганов, Явлински, Собчак, Навальный - барысы да сайлауда катнаша ала", дип китерде Навальный сүзләрен "Дождь" телеканалы.

Ксения Собчак 18 октябрь көнне президент сайлауда катнашырга җыенуы турында игълан итте. Ул Навальныйны сайлауда катнаштырсалар, сайлаудан үз намзәтен алырга мөмкинлеген дә искәртте.

22 октябрь көнне Навальный 20 тәүлек сак астында тотылганнан соң иреккә чыкты. Аны Түбән Новгородта канунсыз митинг уздыруда гаепләделәр. Иреккә чыккач ук ул Әстерханга юл алды һәм үз блогы өчен яңа видео төшерде.

XS
SM
MD
LG