Accessibility links

Кайнар хәбәр

Социаль челтәрләр: Сүриядә Татарстаннан подполковник һәлак булган


Сүрия
Сүрия

Сүриядә татарстанлы подполковник Рафаэль Хәмидуллин һәлак булуган. Бу хакта рәсми хәбәр юк.

Рафаэль Хәмидуллин 21 сентябрьдә үк Сүриядә миномет утында һәлак булган, ә Казанда бары тик 22 октябрьдә генә җирләгәннәр. Бу хакта үзенең Фейсбук сәхифәсендә блогер Анатолий Несмиян (Эль Мюрид) хәбәр итә.

Подполковникның үлеме турында рәсми белдерү юк.

Reuters мәгълүматларына караганда, 2017 ел башыннан гына да Сүриядә 40 Русия хәрбие һәм шәхси хәрби ширкәт вәкилләре һәлак булган. Русия саклану министрлыгы рәсми рәвештә ун кешенең генә үлемен раслады.

Быел март аенда Сүриядә Яшел Үзәннән Дмитрий Маркеловның үлеме турында билгеле булды. Ул Вагнер хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт иткән диелде. РБК язуынча, 32 яшьлек өлкән сержант 29 гыйнварда һәлак булган. Аны 16 февральдә Яшел Үзәндә җирләгәннәр.

Аңа кадәр Сүриядә узган җәйдә үк һәлак булган тагын бер Татарстан хәрбие турында билгеле булган иде. Казанлы Марат Әхмәтшин артиллерист булып хезмәт иткән һәм былтыр июньдә Пальмира янында һәлак булган. Аны былтыр августта җирләгәннәр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG