Accessibility links

Милли Мәҗлес: Татар телен ирекле укытуга күчерү турында гариза яза күрмәгез


Татарстандагы мәктәп. Архив фотосы

Татар халкының Милли Мәҗлесе татар телен укытуны саклап калу мөрәҗәгате белән чыкты. Милли Мәҗлес мәктәпләрдә татар теленә һөҗүмнең төбендә илдә бары тик бер тел, бер дин, бер милләт калдыру план-стратегиясе ятканын искәртә.

Татар халкының Милли Мәҗлесе милләттәшләргә, ата-аналарга, татар зыялыларына мөрәҗәгать итеп, "Мәскәү әмере белән Татарстан мәктәпләреннән татар телен куып чыгару татар халкының тоташы белән урыска әйләнүенә китерәчәк" дип белдерә. Мөрәҗәгатьне Азатлыкка Милли Мәҗлес җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова тапшырды.

"Тел бетә икән, милләт тә бетә, чөнки милләтнең төп күрсәткече – тел. Телне башкага алыштыру – ул милләтне дә алыштыруга китерә, ягъни, халык нинди телдә сөйләшсә, әкренләп шул милләтнең составына күчә. Безнең очракта исә бу урыс телендә генә сөйләшеп, әкренләп урыс милләте составына күчүгә, ягъни, татар халкының тоташы белән урыска әйләнүенә китерәчәк. Тел алыштыру дин алыштыруга нигез булып тора, урысның телен алгач, аның динен алуга да инде күп калмый. Хәзер исә бөтен милләтебезгә шушы афәт яный", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Милли Мәҗлес бу кискен вазгыять туганга кадәр Татарстанның татар теле мәктәпләрдә канун нигезендә, тулы күләмдә укытыла торган бердәнбер төбәк икәнен дә ассызыклый.

"Моның шулай булуы табигый дә, чөнки татарлар бары тик Татарстанда гына милләт буларак үзбилгеләнә һәм сакланып кала алалар. Мәктәпләрдә татар телен ирекле укытуга күчү аны юк итүгә китерәчәк. Русия җитәкчелеге әмере белән, хәзер мәктәпләрдә тикшерүләр бара, ата-аналарның үзләреннән гариза яздырып, татар телен мәҗбүри укытуны туктатырга җыеналар. Игътибар итегез – бу таләп бары тик татар теле өчен генә, ә урыс телен һәм чит телләрне, башка фәннәрне укыту ата-аналар теләгеннән тормаячак, аларны мәҗбүри укытачаклар. Нигә бары тик татар теленең генә язмышын ата-аналар хәл итәргә тиеш соң?" дигән сорау да куела мөрәҗәгатьтә.

Милли Мәҗлес "бу мәкерле эшнең артында Русия дәүләте үзе торуны", "илдә бары тик бер тел, бер дин, бер милләт калдыру план-стратегиясе күптән кабул ителгәнлеген" дә белдерә.

"Монда татарга да, башка халыкларга да урын юк, сүз бары тик урыс милләтен саклап калу турында гына бара. Мәктәпләрдә татар телен укытуны ирекле-факультативка калдыру шушы мәкерле планны тормышка ашыру өчен эшләнә. Кадерле ата-аналар! Балаларыгызны татар телен ирекле укытуга күчерү турында гариза яза күрмәгез, аларны тулы күләмдә ана телендә белем алудан мәхрүм итмәгез!" диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG