Accessibility links

Урыс православ чиркәве әзерләгән “Гаилә тормышының әхлакый нигезләре” курсын мәктәпләрдә мәҗбүри програмга кертү тәкъдим ителә.

Бу турыда "Коммерсантъ" хәбәр итә. Русия мәгариф министрлыгына моны Ата-аналар комитетлары һәм оешмалары берләшмәсе рәисәсе Ольга Леткова тәкъдим иткән һәм аны хуплап каршы алганнар.

Яңа курс авторлары ул югары сыйныф укучыларына русияләргә хас булган "гаиләнең төп кыйммәтләре нигезләрен" үзләштерергә ярдәм итәчәк һәм аларны "ныклы, күп балалы, бәхетле гаилә коруга" әзерләячәк.

Мондый дәресләр Русиянең берничә төбәгендә 2009 елда ук булдырылган иде. Чиркәү вәкилләре бу курсны мәҗбүри програмга кертүне 2015 елда тәкълдим иткән иде инде, әмма ул чакта тәкъдим кире кагылды.

2016 елда мәгариф министрлыгы җитәкчелегенә чиркәүгә бик якын булган Ольга Васильева килде. 2017 елдан "Гаилә тормышының әхлакый нигезләре" курсы Русиянең 60 төбәгендә укытыла башлады.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG