Accessibility links

Әрмәнстан полигонында Русиянең ике хәрбие һәлак булган


Калашников автоматы
Калашников автоматы

Килешү белән хезмәт итүче хәрби ялгыш хезмәткәрен атып үтерә, аннан үзенә ата. Вакыйга Русиянең Әрмәнстандагы полигонында була.

23 октябрь Әрманстандагы Алагяз полигонында күнегүләр уздырганнан соң корал тапшырганда "килешү белән хезмәт итүче хәрби иминлек таләпләрен бозган һәм ялгыш башка хәрбине атып үтергән. Хезмәттәшенең үлеме өчен җаваплылыктан куркып, хәрби үзен-үзе атып үтергән", диелә матбугат хезмәте белдерүендә.

Дүшәмбе Чечняда Росгвардия хезмәткәре өч хезмәттәшен атып үтерде һәм үзе дә үтерелгән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG