Accessibility links

Кайнар хәбәр

Собчак: "Халыкара хокук нигезендә Кырым Украина җире"


Ксения Сорбчак
Ксения Сорбчак

Киләсе президент сайлауда намзәт булырга җыенган Ксения Сорбчак, сорауларга җавап биреп, халыкара хокук нигезендә Кырым Украина җире булып кала дип белдерде.

Телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Сорбчак үзенең беренче сайлау алды матбугат очрашуында сорауларга җавап биреп, халыкара хокук нигезендә Кырым Украина җире булып кала дип белдерде. Аның сүзләренчә, 2014 елды Кырымны аннексияләп Мәскәү Будапешт меморандумын бозган.

Собчак сайлау алды көрәшендә Кырым статусы турында диалогка әзер булуын әйтте. Шул ук вакытта ул ярымутрауда яшәүче күп кенә урысларның Кырымны аннексияләүне хуплаганлыгын да әйтте.

Тележурналист Украинаны бик мөһим партнер дип атады һәм бу ил белән дуслыкны яңарту кирәклеген әйтте.

Узган атнада Ксения Собчак 2018 елгы президент сайлауда намзәт буларак катнашырга җыенуын игълан итте. Собчак башка демократик көчләр вәкилләре, шул исәптән оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный белән берләшергә чакырды. Навальный элегрәк Кырым турында сорауга җавап биргәндә ярымутрауның канунсыз рәвештә басып алынуын таныса да, Украинага кире кайтарырга "Кырым бутердброд түгел" дигән иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG