Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сан-Францискода Татарстан җитәкчеләре өчен укыту програмы эшли башлады


Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода
Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода

Сан-Францискода Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчеләре өчен "Алгарышлы лидерлык курсы" укыту программын эшләтеп җибәрде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый уку – модага иярү түгел, ә зарурият, дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте. Аның сүзләренчә, бүген бөтендөнья трендлары турында, өр-яңа һәм заманча үзгәрешләр турында белеп тору аеруча мөһим, яңалыкларны республикада куллану мөмкинлеге булырга тиеш.

Беренче лекцияне дөньяга мәгълүм спикер Тони Себа укыган. Ул 2023 елга Силикон аланының нефть, атом-төш энергиясе, газ, күмер һәм гади машиналарны ничек итеп тарихта калдырачагы турында сөйләгән.

Моңа кадәр Татарстан җитәкчеләре Сингапурга укырга йөрде. Анда депутатлар, укытучылар, район башлыклары барып кайтты.

Миңнеханов 23 октябрьдән АКШта эшлекле сәфәрдә. Ул башта "Техас-Татарстан" эшлекле форумында катнашты. Сан-Францискода ул General Electric компаниясе президенты һәм башкарма мөдире Джон Фланнери (John Flannery) белән очрашты.

Миңнеханов шулай ук халыкара технологик симпозиумда (Global Technology Symposium) катнашты. Симпозимум кысларында да очрашулар булды. Ул Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына Hyperloop Transportation Technologies ширкәтенең тизйөрешле транспорт системы проектны җентекләп өйрәнергә кушты. Hyperloop ширкәтенең әлегә Русиядә гамәлгә ашырылучы проекты юк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG