Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар телен мәҗбүри укытуны яклаган мөрәҗәгатьне хат итеп җибәрү сорала


Ике ай элек татар телен яклап чыгарылган петицияне адресатларга электрон хат итеп юллау кирәк. Бу хакта петициянең авторы Илсөя Әхмәтгалиева хәбәр итә. Сайттагы мөрәҗәгатькә куелган имзаларның юридик көче юк икән, ди ул.

Татар телен урыс теле белән тигез укытуны таләп иткән петицияне интернетта җиде меңнән артык кеше имазалаган. "Ләкин ул имзаларның юридик көче юк икән, шуңа күрә таләпләребезне хат итеп электрон почта аша юлларга кирәк", ди мөрәҗәгать авторы Илсөя Әхмәтгалиева.

Хатлар югалмасын өчен ул сайтта аларны ничек җибәрергә кирәклеге турында аңлата. Моның өчен әзер хатны компьютерга йөкләп алырга, буш урыннарын тутырырга һәм скан-күчермәсен электрон почта аша Татарстан президенты идарәсенә, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына, Русия мәгариф министрлыгына һәм Русия президентына җибәрергә кирәк.

"Бу эшкә вакыт табуыгызны һәм аны ахыргача башкарып чыгуызны сорыйм. Бәлки безгә татар халкының язмышы хәл ителә торган вакытта яшәргә насыйп булгандыр. Бабаларыбыз калдырган мирасны саклауга үзебезнең өлешне кертергә тиешбез", ди петиция авторы.

Хатта телләр мәсьәләсенә кагылышлы вазгыятьнең катлаулана баруы, халыклар арасында аңлашылмаучанлыклар тууы турында языла. Моннан тыш, хакимиятләрдән татар теленең дәүләт теле буларак урыс теле белән бертигез укытылуын, татар телендә белем бирү мәктәпләре, сыйныфлары ачуны, Бердәм дәүләт имтиханын татар телендә бирү мөмкинлеге таләп ителә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG