Accessibility links

Сәяси технолог Алексей Ситников Русия президентлыгына намзәт булырга җыенучы Ксения Собчакның сайлау алды штабыннан киткән һәм үзе белән эшләүче җиде кешене дә алган.

Әлеге мәгълүматны штаб сүзчесе Ксения Чудинова раслый. Моңа кадәр бу хакта The Bell газеты хәбәр иткән иде. Басма чыганаклары сүзләренә караганда, Ситниковның китүе көтелмәгән булган, килешмәүчәнлекләр булмаган.

Ситников үзе РБКга сөйләвенчә, китүенең төп сәбәбе – Собчак такымындагы финанс авырлыклары һәм буталчыклар. Аның сүзләренә караганда, ул үз акчаларына офис арендалаган, ә аның хезмәткәрләре башка шәһәрләргә бару һәм сак өчен үзләре түләгән. "Бар кампаниянең ашык-пошык кына уйланылуы күренеп тора," ди Ситников.

24 октябрьдә матбугат очрашуында Собчак журналистларга үзенең сайлау алды штабы җитәкчесе Игорь Малашенконы тәкъдим ите. Малашенко Борис Ельцинның 1996 елгы сайлау алды штабы җитәкчеләренең берсе булды. Ситников та әлеге кампаниядә катнашкан иде. Соңрак ул Украинада сәясәтче Юлия Тимошенко белән эшләде.

Телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Собчак 18 октябрьдә 2018 елгы президент сайлауда намзәт булырга җыенуын рәсми рәвештә белдерде. Ул үзен берничә ел элек сайлау бюллетеньнәрендә бетерелгән "барысына да каршы" намзәт буларак тәкъдим итә һәм калган барлык намзәтләргә каршы булучыларны үзе өчен тавыш бирергә чакыра.

Дүшәмбе ПАРНАС фиркасе Собчакны үз намзәте буларак чыгару ихтималы турында белдерде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG