Accessibility links

Кайнар хәбәр

Испания мәхкәмәсе Каталониянең бәйсезлек декларациясен гамәлдән чыгарды


Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталония бәйсезлеге турындагы декларацияне гамәлдән чыгарды. Төбәк җитәкчесе Карлес Пучдемон Каталониядә вакытыннан алда сайлау уздыруга ризалашты.

Сишәмбе Испаниянең Конституция мәхкәмәсе Каталониянең бәйсезлек игълан итүен гамәлдән чыгарды. Бүген шулай ук Испаниянең Югары мәхкәмәсе Каталония парламенты рәисәсе Карме Форкадельне һәм парламентның тагын биш әгъзасын чакырып 2-3 ноябрьдә күрсәтмәләр бирергә кушты. Дүшәмбе дәүләт прокуроры каталан җитәкчеләренә фетнә оештыру һәм Испаниядән аерылып чыгуга котыртуда гаепләү белдергән иде.

Вазифасыннан төшерелгән Каталония башлыгы Карлес Пучдемон чираттан тыш сайлаулар уздырырга ризалашты. Бу хакта ул матбугат очрашуында белдерде. Пучдемон шулай ук Бельгиядә сәяси сыену сорап мөрәҗәгать итәргә җыенмавы турында да әйтте. Испаниядән гарантияләр алгач, Каталониягә кайтам, диде.

Каталония бәйсезлек игълан иткәннән соң Испания Каталония парламентын тараткан иде. Испан премьер-министры Мариано Рахой 21 декабрьгә Каталониядә вакытыннан алда сайлау билгеләнү турында белдерде. Төбәк премьер-министры, Карлес Пучдемон һәм биш министр Барселонадан Бельгиягә китте.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG