Accessibility links

ТИҮ Татарстан Конституциясе көнендә концерт-митинг уздыра


2013 ел Татарстан Конституциясе көнендә үткән пикет (архив фотосы)
2013 ел Татарстан Конституциясе көнендә үткән пикет (архив фотосы)

6 ноябрь Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы көнендә Казанның Дан бакчасында (Сквер славы) Татар иҗтимагый үзәге концерт-митинг уздыра.

"1992 елның 6 ноябрендә Татарстан парламенты Татарстан Конституциясен кабул итте. 6 ноябрьдә яңа Татар дәүләте туды. Сезне татар халкының бөек бәйрәмен бергә каршыларга чакырабыз!" диелә ТИҮ белдерүендә.

Оештыручылар мәгълүматына караганда, "Җиңү проспекты" метро тукталышы янында Дан бакчасында узачак концертта Татарстан артистлары Әзһәр Шакиров, Миңгол Галиев, Илдус Әхмәтҗанов, Гөлзада Сафиуллина, Рөстәм Маликов һәм башкалар катанаша. Чара көндезге сәгать бердә башлана.

1992 елда Татарстан Югары шурасында дәүләтнең төп документы һәм шунда ук 6 ноябрьне бәйрәм көне иткән канун да кабул ителә. Татарстан Конституциясе Мәскәү таләбе белән күп тапкыр үзгәртелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG