Әлеге сүзләрне АКШ президенты Дональд Трамп үзе ялган дип санаган яңалыкларны атау өчен куллана. Трамп бу сүзтезмәне үзенең Твиттерында бигрәк тә еш яза.
Соңгы бер елда "fake news" сүзтезмәсен куллану өч тапкырга арткан диелә.
Collins English Dictionary "fake news" сүзтезмәсен "яңалык рәвешендә таратылган ялган, еш кына сенсацияле мәгълүмат" дип аңлата. Сүзтезмә сүзлекнең киләсе басма вариантына керәчәк.
2016 елда бу номинациядә "Brexit" (Брекзит) сүзе җиңгән иде. Ул Британиянең Европа берлегеннән чыгуын аңлата.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.