Accessibility links

сишәмбе, 21 ноябрь 2017, Казан вакыты 05:48

Ел азагына таба кинотеатрларда кызыклы фильмнар арта бара. Ноябрь, гадәттә, зур кассалы блокбастерларга бай була. Бу айда сезгә, һәм гадәти кино яратучыларына, һәм нәзакәтле зәвык ияләренә кызык була алырлык фильмнарны тәкъдим итәбез.

Ай башында укучыларның көзге каникулларына туры китереп кинотеатрлар яшүсмерләр озак көткән Marvel премьерасын күрсәтә башлый. Сүз Тор турындагы фильмның өченче өлеше турында. "Тор: Рагнарек" исемле бу фильм скандинав илаһилары турында трилогияне тәмамлый.

Тор фильмы скандинав мифологиясенең үзәгендә булган Асгард шәһәрендәге вакыйгаларны тасвирлый. Фильм мифологиянең иң куркыныч вакыйгасы - Рагнарек дип аталган кыямәт көнен тасвирлый. Риваять нигезендә, бу Асгардның соңгы көрәшен һәм аның юкка чыгуын аңлата. Тор дуслары ярдәмендә бу вакыйгаларга юл куймаска тырышачак.

Тор турында фильмнар яшүсмерләр арасында бик популяр. 2011 елда чыккан беренче фильм дөнья буйлап ярты миллиардлап доллар акча җыйса, 2013тәге икенче фильм 650 миллион доллардан артык җыя алган. Фильмнарда төп рольләрне Һоливудның танылган актерлары Крис Һемсворт, Натали Портман, Том Хиддлстон, Энтони Һопкинс башкара.

Кемгә карарга? Экшн яраткан яшүсмерләргә. Marvel фильмнары җанатарлары, скандинав мифология белән кызыксынучылар, зур фэнтези көрәшләрен яратучыларга - фильмга бару мәҗбүри.

Көнчыгыш экспресста үтерү (Murder on the Orient Express)

"Детектив патшабикәсе" саналган Агата Кристиның бу танылган әсәре турында кемнең ишеткәне юк? Детектив жанрының иң классик, язучының иң танылган әсәрләренә әверелгән бу детектив инде берничә тапкыр экранлаштырылган, ләкин нәкъ бу, яңа фильм зур игътибарга лаеклы. Режиссерның гадәти булмаган карашы һәм стиле, көчле актерлар, көтелмәгәнлеккә корылган сюжет бу фильмны Агата Кристи әсәрләренә төшерелгән иң танылган фильм итә ала.

XX гасыр башы. Европаның иң затлы саналган поездларның берсе булган "Көнчыгыш экспресс"та сәфәр кинәт шомлы сергә әйләнә. Бер юлчы үтерелә, үтерүче - 13нче поезд юлчыларының берсе. Шул ук сәфәрдә булган Эркюль Пуаро эшкә керешеп, соң булганчы үтерүчене табарга тиеш була.

Кеннет Брана режиссер булудан тыш, фильмда төп рольне дә башкара. Продюсерлар чыннан да танылган актерларны туплаганнар. Интернетта хәтта "барлык акчалары актер гонорарларына китмәгән микән?" дигән шаяртулы сүзләрне дә очратып була. Джонни Депп, Пенелопа Крус, Джош Гад, Дерек Джекоби, Мишель Пфайффер шуларның бер өлеше генә.

Сүз уңаеннан, бу айда Агата Кристиның тагын бер әсәре нигезендә төшерелгән "Кәкре йорт" фильмы чыга.

Кемгә карарга? Стиль яраткан кешеләрнең хушына килер. Детектив, серләр чишү фильмнар җанатарлары яратып карарлык кино.

Могҗиза (Wonder)

Детектив-фэнтезилар гына түгел, бу айда көчле, тирән эчтәлекле фильм да тәкъдим итәбез. "Могҗиза" - арабызда булып та, безгә охшамаган кешеләр тормышы, аларның авыр яшәеше һәм тискәре мөнәсәбәтне кичерүләре турында.

Фильм үзәгендә Август Пулман исемле малай тормышы. Башка егетләр кебек үк ул компьютер уеннарын ярата, дусларының туган көннәренә йөри, "Йолдызлар сугышлары"н яратып карый, апасы белән бәхәсләшә-дуслаша. Икенче яктан, ул беркайчан да мәктәпкә йөрмәгән, беренче сыйныфтан аның белән өйдә әнисе шөгыльләнгән. Сәбәбе: бик сирәк очраган генетик хата аркасында аның йөзе юк. Һәм хәзер 27 операция кичергән егет беренче тапкыр гадәти балалар янына мәктәпкә барырга тиеш була..

Кешелекле һәм мәрхәмәтле булу, яныңда үзеңнән нинди дә булса ягы белән аерылган кешене үзеңә тигез итеп күрү, кешенең тышкы кыяфәте түгел, эчке дөньясының әһәмиятле булуы - фильм тамашачыларны иң гади һәм тормышның иң әһәмиятле кагыйдәсенә өйрәтә.

Кемгә карарга? Бөтен кешеләргә.

Джунгли (Jungle)

"Маҗаралар һәм исән калу турында чын һәм җан өшеткеч хикәя". Йосси Гинсбергаиның әсәре шулай атала. Ул сәяхәтченең чынбарлык вакыйгаларга нигезләнеп язган әсәре. "Джунгли" фильмы бу китапның экранлаштыруы булып тора. Фильм Австралиянең Квинсленд штатында төшерелгән.

[Игътибар! Кайбер кешеләргә трейлер куркыныч булып тоелырга мөмкин]

Бер төркем сәяхәтче Боливиянең үтмәс джунглиларына экзотик тәэсирләр эзләп юл тота. Ләкин аларны йөрткән кеше югалгач, күңелле сәфәр куркынычка әйләнә. Төп геройлар кыргый табигатьтә исән калу өчен көрәшә башлый.

Кемгә карарга? Исән калу турында фильмнар, җан әрнәткеч хисләрне яратучыларга.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG