Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда башлыкларны халык сайлауны референдумга чыгару өчен инициатив төркем төзелде


Татарстанда башлыкларны халык сайлауны референдумга чыгару өчен инициатив төркем төзү утырышы
Татарстанда башлыкларны халык сайлауны референдумга чыгару өчен инициатив төркем төзү утырышы

Татарстандагы шәһәр башлыклары әлегә турыдан-туры түгел, ә муниципаль парламент депутатлары арасыннан сайлана.

4 ноябрь Чаллыда төзелгән инициатив төркем шәһәр-район башлыкларын турыдан-туры халык сайлауны хәл итү соравын референдумга чыгару эше белән шөгыльләнәчәк. Бу хакта "Idel.Реалии" "Ачык Русия" вәкиле Эльза Нисанбекова сүзләренә сылтама белән хәбәр итә. Киләсе атнада рефрендум тәкъдиме Татарстан үзәк сайлау комиссиясенә җиткереләчәк.

Инициатив төркем шәһәр һәм район башлыкларын халык турыдан-туры үзе сайлый алсын өчен канун өлегесен рефрендумга чыгарырга тәкъдим итә.

Төркемгә барлыгы 21 кеше кергән. Алар арасында Нисанбекова, "Ачык Русиядән" тагын Рузил Миңгалимов, Чаллы шәһәре депутаты Сергей Яковлев, "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин, ПАРНАСның республикадагы лидеры Марсель Шәмсетдинов һәм башка активистлар бар.

Татарстандагы шәһәр башлыклары әлегә турыдан-туры түгел, ә муниципаль парламент депутатлары арасыннан сайлана.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG