Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радио Свобода "Сибирь.Реалии" интернет проектын эшләтеп җибәрде


Яңа сайтның максаты – Себердәге тормышны гадел, тарафсыз яктырту.

Радио Свободная Европа/Радио Свободаның рус редакциясе Себер тормышын яктыртачак "Сибирь.Реалии" интернет проектын эшләтеп җибәрде. Әлеге сайт Русиянең Урал аръягындагы вазгыять, актуаль проблемнар турында сөйләчәк.

"Сибирь.Реалии"да яңалыклар, репортажлар, дистәләрчә шәһәрдән язмалар белән танышырга мөмкин. Әлеге проект Абаканнан Якутскига, Бийскидан Хабаровскига, Төмәннән Петропавел-Камчатскига кадәр булган киңлекләрдә белгечләр һәм аналитиклар фикерләрен җиткерәчәк, мәдәни тормыш, тарихи үткәнне яктыртачак, фото һәм видео язмалар биреп барачак.

"Сибирь.Реалии" бәйсез журналистлар, себердәге сәясәтчеләр, галимнәр, төрле өлкәләрдәге белгечләр һәм гади халык белән хезмәттәшлектә.

Рус телендәге "Сибирь.Реалии"ның максаты – көндәлек тормыштагы вакыйгаларны, сәяси, икътисади һәм социаль үзгәрешләрне гадел, тарафсыз итеп яктырту.

Радио Свободная Европа/Радио Свобода – Кушма Штатларның халыкара тапшырулар системындагы коммерциядән тыш медиакорпорациясе. Ул хакимиятәр тарафыннан сүз иреге тыелган, кысрыкланган йә булмаса көнкүрештә гадәти хәлгә әйләнмәгән илләрдә демокрактия һәм гражданлык җәмгыяте кыйммәтләрен тарата.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG