Accessibility links

АКШның Техас штаты көньягындагы баптист чиркәвендә билгесез кеше утлы коралдан ут ачкан. Атышуда ике дистәләп кеше һәлак булган.

Техас штатының Сазерленд Спрингс исемле кечкенә шәһәрендә билгесез кеше баптист чиркәвендә утлы коралдан ут ачкан. Кимендә 27 кеше һәлак булган, 20дән артыгы җәрәхәтләнгән, дип хәбәр итә BBC. АBC News 20 һәлак, 30лап яраланган кеше турында хәбәр итә. Чиркәүдә барлыгы 50гә якын кеше булган.

Җирле матбугат чаралары һөҗүм итүче тиз арада атып үтерелгән дип белдерә. Бу мәгълүматны җирле шериф та раслаган. Әлегә аның кем икәне турында берни хәбәр ителми. BNL News һөҗүм итүче хәрби киемгә киенгән булган дип яза.

Атыш урынында федераль күзләү идарәсе эшли. АКШ президенты Дональд Трамп үзенең твиттерында вакыйганы Япониядән күзәтүен һәм атышта һәлак булган һәм зыян күргәннәр гаиләләре кайгысын уртаклашуын язып чыкты, ул хәзер Япониядә сәфәрдә.

һөҗүм җирле вакыт белән якынча 11:30да булган (Казан вакыты белән 20:30).

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG