Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чийгоз "Крым.Реалии"га Русия хакимиятләре тарафдары булырга тәкъдим итүләре турында сөйләде


Әхтәм Чийгоз
Әхтәм Чийгоз

Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгоз "Крым.Реалии"га биргән интервьюда аңа Русия хакимиятләре тарафдары булырга тәкъдим итүләре турында сөйләде.

Кырымтатар халкы Мәҗлесе рәисе урынбасары Әхтәм Чийгоз "Крым.Реалии"га биргән эксклюзив интервьюда ни өчен аны Кырымда хөкем итүләрен, Русия хакимиятләре тарафдары булырга тәкъдим ясаулары һәм авыру әнисе белән ни өчен күрешергә рөхсәт итмәүләре турында сөйләде.

"Минем янга Русия президенты идарәсеннән дә килделәр, президент вәкиле Белавенцев (Төньяк Кавказ бүлгесендә Русия президенты вәкиле Олег Белавенцев - ред.), ФСБ җитәкчесе Палагин (ФСБның Кырым идарәлеге җитәкчесе Виктор Палагин – ред.), Аксенов (Кырым башлыгы Сергей Аксенов - ред.) минем белән сөйләште", ди Әхтәм Чийгоз. Ләкин ул үз фикереннән кире кайтмавын, әйтә.

"Акчалар да, вазифалар да тәкъдим иттеләр. Бәлки, башкалар инде моңа кадәр сатылып беткәнгә тәкъдим иткәннәрдер. Махсус хезмәтләр вәкиләре "барысы да сатыла, сорау бары тик бәядә генә" дип әйтә иделәр. Мин бу хакта сөйләшеп тә тормадым", ди Чийгоз.

Әхтәм Чийгоз 2014 елның 26 февралендә тәртипсезлекләр оештыруда гаепләп, сигез ел колониягә хөкем ителгән иде.

25 октябрьдә Кырымтатар Милли Мәҗлесенең Русия тарафыннан хөкем ителгән рәис урынбасарлары Илми Умеров һәм Әхтәм Чийгоз аннексияләнгән Кырымнан Төркиягә тапшырылды. 27 октябрьдә алар Киевка килде. Соңрак алар Украина ягыннан чик аша кире Ватанга - Кырымга узып карарарга тырышачакларын белдерде.

Кырым аннексиясеннән соң Татарстан вәкилләре дә кырымтатар Милли Мәҗлесе вәкилләрен Русия тарафына аудары эшләре белән йөргән иде.

Ләкин ул вакытта Бакчасарай төбәк мәҗлесе рәисе Әхтем Чийгоз
"Бөтен көрәшебез дәүләтчелегебезне торгызуга корылган. Кырым татарларының күпчелеге Төркия, Германия, Русиядә, 100 меңләбе Үзбәкстанда, гомумән, Урта Азиядә калды. Кырым ярымутравына аларны - диаспора булып яшәгән бөтен халкыбызны кайтару-туплау бурычыбыз... Үз җиребездә дәүләтчелегебезне торгызгач кына сез сөйләгәннәрне эшләргә керешербездер", дип сөйләгән иде Татар конгрессы рәисе Ринат Закировка җавабында.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG