Accessibility links

Страсбургта Европа Шурасының мәдәниятара диалогка дини яктан бәяләүгә багышланган конференциядә Камил Сәмиугллин "качаклар алдында ишекләрне ябып кую дөрес түгел", дип белдерде.

Шушы көннәрдә Страсбургта узучы конференция мигрантлар һәм качаклар мәсьәләсен хәл итүдә дини һәм дини булмаган оешмаларның роленә багышлана. Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыгыш ясап, "качаклар алдында ишекләрне ябып кую гадел түгел", дип белдерде. Бу хакта Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Миграция кризисы – кешелеклелек һәм демократик кыйммәтләр өчен сынау дип саныйм. Качаклар алдында ишекне ябып кую, аларны биек чәнечкеле коймалар белән читләү гадел түгел, чөнки алар сугыштан, ачлыктан, үтерешләрдән качкан. Бик күп качаклар һәм мигрантлар килгән илләр Европа дәүләтләренең элекке колонияләре булып торалар", дигән мөфти.

Камил хәзрәт фикеренчә, дини оешмалар аша агарту һәм мәгърифәт эшчәнлеген, шулай ук дини нәфрәт һәм фанатизмны булдырмау өчен дәгъват алып бару яхшы нәтиҗәләр бирергә мөмкин.

Страсбургта булган чакта Сәмигуллин шулай ук илчеләр белән рәсми очрашулар алып бара, дип хәбәр ителә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булыпукыгыз.

XS
SM
MD
LG