Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәгариф министрлыгында милли мәгариф идарәсе җитәкчесе алышынды


Гөлназ Исмәгыйлова
Гөлназ Исмәгыйлова

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлованың вазифасыннан китүе билгеле булды. Бу вазифаны моңарчы Азнакай районы мәгариф идарәсен җитәкләгән Эльвира Зарипова башкара.

Министрлыктан китүен Гөлназ Исмәгыйлова Азатлыкка раслады. "Әйе, китүем дөрес, эшләмим. Башта ялда идем, хәзер эштән киттем. Минем урында башка кеше эшли", диде Исмәгыйлова.

Министрлыкның матбугат үзәге хәбәренчә, әлеге вазифаны Эльвира Зарипова башкара. Ул моңа кадәр Азнакай районы мәгариф бүлеген җитәкли иде. Ә Исмәгыйлова бер елга административ ял алды, дип белдерделәр.

Шул ук вакытта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы дәүләт хезмәтләре сайтында эш урыннары турында мәгълүмат урнаштырды. Алар арасында әйдәп баручы белгечләр, киңәшчеләр, шулай ук Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы кебек вакансияләр бар.

Министрлыкта ачыклык кертүләренчә, хәзерге вакытта кадрлар резервы туплау белән бәйле планлы чаралар үткәрелә.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG