Татарстан Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе, Дәүләт шурасы депутаты Ирек Шәрипов сүзләренчә, комитет утырышында сүз татар телен дәүләт теле буларак мәктәпләрдә ике сәгать мәҗбүри укыту турында булган.
"Русия мәгариф министры Ольга Васильева ике сәгать калачак дигән, һәм бу документ безгә киләсе атнада килеп төшәргә тиеш, дигән сүзне безгә Энгел Фәттахов җиткерде. Әгәр Русия министры сүзендә торса, безнең татар телен укытуның ике юлы кала. Берсе - ике сәгать дәүләт теле буларак өйрәнелә һәм икенчесе - ата-аналар туган тел буларак сайлап алганны укыту. Бүген Татарстандагы ата-аналарның 70 проценты ана теле буларак татар телен сайлаган", диде Шәрипов.
Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков һәм министр Фәттахов та чыгыш ясар дип көтелә. "Бәлки, депутатлар Русия президенты Владимир Путин исеменә мөрәҗәгать тә кабул итәр", диде Шәрипов.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.