Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатарларның өйләрендә тентүләр узды


Кырымда тоткарлаулар, архив фотосы
Кырымда тоткарлаулар, архив фотосы

8 ноябрь иртән Кырымның Акмәчет районы Заречное авылында, Бакчасарайның Крестьяновка авылында һәм Иске Кырымда кырымтатарларның өйләрендә тентүләр булган. Биш кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.

Бакчасарайда Сейтумер Сейтумеров, Заречное авылында Эльдар Кантемиров, Иске Кырымда Руслан Белялов өйләрендә узган тентүләр хакында сөйләгән "Крымская солидарность" хәрәкәтенең активисты Сервер Мустафаев, бу оешмада катнашкан, аңа теләктәшлек белдергәннәргә басым - ул кырымтатарларга басым, диде. Шулай ук ул “Крымская солидарность”ның соңгы җыелышы Иске Кырымда Руслан Беляловның өендә узганын да белдерде.

Руслан Белялов 8 ноябрь аның өенә тентүләр белән килгән Русия куәт көчләре вәкилләре ишекне ватып керүләрен, йөзе белән идәнгә яткыруларын, аның һәм әнисенең телефоннарын алып китүләрен, өйдә булган китапларны карап чыгуларын белдерде. Сәбәбе нидә дигән сорауга аңа “экстремизмга чакыру” дип җавап биргәннәр. Тентү барган вакытта куәт көчләренең бер вәкиле урамга чыгып-кереп йөргән, урамда күпме кеше җыелганын санап, бу хакта мәгълүматны белдереп торган.

“Алар мондый акцияләрне, төнтүләр, тоткарлаулар уздырып кырымтатарларның реакциясен сыныйлар, Руслан Белялов - Бакчасарайда узган төнтүләр барганда килеп теләктәшлек белдергәннәрнең берсе, аңа 10 мең сүм штраф салынган иде", диде Сервер Мустафаев.

"Безне алып киткәннән соң, читтән күзәткәннәргә дә киләчәкләр. Битараф булмагыз, тәләктәшлек белдерергә тырышыгыз", диде Мустафаев.

Бакчасарайда узган тентүдә Сейтумер Сейтумеровтан фотолар, Заречноеда Эльдар Кантемировтан телефон, ноутбук алынган. Иске Кырымда биш кешене алып киткәннәр дигән хәбәрләр бар, диде бер ел элек тоткарлаган "Крымская солидарность" хәрәкәте активисты Вадим Сирукның хатыны Анна Богачева. "Хәрәкәтнең соңгы җыелышында без Ахтем Чийгоз, Илми Умеровның иреккә чыкканы хакында, хәзер тоткарланганнарның хәлләре хакында сөйләштек. Хәрәкәт бернинди кануннарны да бозмый", диде ул.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG