Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә яңа җанисәпнең вакытлары билгеләнде


2010 елгы җанисәп вакытында
2010 елгы җанисәп вакытында

Русия премьер-министры Дмитрий Медведев җанисәп вакытын раслады. Бөтенрусия җанисәп 2020 елның 1-31 октябрендә узачак.

Медведевның бу хактагы карары Русия хөкүмәте сайтында дөнья күрде.

Җанисәп башта сынау буларак 2018 елның 1-31 октябрендә уздырылачак. Ә Бөтенрусия җанисәп 2020 елның 1-31 октябрендә оештырылачак.

Җанисәптә Русия халыкларының илдә, төбәкләрдә, муниципаль берәмлекләрдә саны һәм составы турында рәсми статистик мәгълүмат алыначак. Шулай ук халыкларның милләте, телләре, кешеләрнең белем һәм яшәү дәрәҗәсе турында мәгълүмат тупланачак.

Сынау буларак узачак җанисәптә якынча 550 мең кеше соралачак. Бу Бөтенрусия халык санын алуның күпмегә төшәчәген билгеләргә һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Җанисәпнең соңгысы 2010 елда узды. Аның нәтиҗәләренә күрә, татарлар 240 меңгә, башкортлар 90 меңгә кимегән дип күрсәтелде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG