Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 1 декабрьгә кадәр Ксения Собчакның сайлау алды штабы ачылачак. Төбәкләрдә Собчак такымы агитация, тарафдарлар һәм имзалар җыю белән шөгыльләнәчәк диелә.

Бу хакта үзенең Facebook сәхифәсендә Собчакның төбәкләрдәге штаблар челтәре җитәкчесе Тимур Вәлиев хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, хәзер Собчакның сайлау алды сайтында 20 мең кеше теркәлгән. "Хәзер безнең бурыч – теркәлгән кешеләрнең безнең такымга тулысынча кушылуын тәэмин итү", ди Вәлиев. Ул шулай ук төбәкләрдә такымнар өч мәсьәләне чишү белән шөгыльләнәчәк: агитация, тарафдарлар җыю һәм имзалар җыю, дип белдерә.

Вәлиев бу айда Собчакның төп штабы төбәкләрдә имза җыю өчен кимендә 50 вәкиллек һәм кампанияләр уздырыр өчен кимендә җиде штаб ачарга җыенуын да хәбәр итә.

"Без Казанда, Дондагы Ростов, Түбән Новгород, Екатеринбур, Томски, Төмән, Саратов, Петербурда өлешчә такым булдырдык. Беренче штаблар бер-ике атнадан эшли башлаячак", ди Вәлиев.

Казан штабы җитәкчесе вазифасына бәйге баруы да билгеле.

Телевидениедә тапшырулар алып баручы Ксения Собчак 2018 елгы президент сайлауда намзәт булырга җыенуын белдерде. Ул үзен берничә ел элек сайлау бюллетеньнәрендә бетерелгән "барысына да каршы" намзәт буларак тәкъдим итә һәм калган барлык намзәтләргә каршы булучыларны үзе өчен тавыш бирергә чакыра.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG