Хат авторлары моңа кадәр Путинга татар телен дәүләт теле буларак саклап калуны сорап язылган мөрәҗәгатькә анык кына җавап булмавы турында да белдерә. Президентка хатны 1800 кеше имзалавы, шулай ук башка инициатив төркемнәрнең дә охшаш мөрәҗәгатьләрен гомумән алганда 20 меңнән артык кеше имзалавы хакында языла.
"Татарстанның ата-аналары курку һәм борчылу белдерә. 25 елдан артык булган телләрара һәм милләтара тотрыклылык мәҗбүри укыту програмыннан Татарстанның дәүләт телен алып ташлауны таләп итүче федераль күзәтчелек оешмалары гамәлләре белән бозылды", диелә хатта.
Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, моның сәбәбе – федераль белем бирү стандатларында Русия республикаларының дәүләт телләрен укыту мәсьәләсенең тиешле дәрәҗәдә хәл ителмәве. Нәкъ менә кануннардагы җитешмәүчәнлекләр һәм күзәтчелек оешмаларының гамәлләре җәмгыятьне аеруга, милләтара каршылыкларга китерде, дип саный ата-аналар. Бу вазгыятьтә җимергеч төркемнәр көнкүрештә шовинизм кәефләрен тарата, республикаларны һәм Русиянең конституцион төзелеше нигезләрен юк итәргә чакыра, диелә хатта.
Татарстан ата-аналары килеп туган хокукый каршылыкларны хәл итүне һәм мәҗбүри укыту планнарына Русия республикаларының дәүләт телләрен кертүне сорый. "Нәкъ мондый карар каршылыкларны бететер һәм Татарстан халыкларының гармониядә һәм дустанә мөнәсәбәттә яшәвен тәэмин итәр", дип саный хат авторлары.
Әлеге мөрәҗәгать Татар ата-аналары төркемендә урнаштырылган. Төркемдә 11 меңнән артык кеше бар.
Татар ата-аналары Русия президеты Путинга бер хат юллаган иде инде. Алар президентка Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртте.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.