Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия идарәсе фаразлавынча, хәрабәләр астында күбрәк кеше дә булырга мөмкин. Ике кеше хастаханәгә җибәрелгән. Йортның күрше керешләрендә яшәүчеләр эвакуацияләнгән.
Тикшерүчеләр көнкүреш газы шартлаган булырга мөмкин, дип фаразлый. Йортның бер кереше тугызынчыдан беренче катка кадәр ишелгән. Вакыйга урынына Удмуртия башлыгы Александр Бречалов килгән, дип хәбәр ителә.