Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Путин президент сайлауда катнашырга ниятли


Владимир Путин
Владимир Путин

Владимир Путинның киләсе президент сайлауга үз намзәтен тәкъдим итәргә ниятләве һәм Кремльдә бу хакта кайчан һәм кайда хәбәр ителәчәгенә кагылышлы берничә сценарий бар, дип яза РБК.

Басма чыганагы сүзләренә караганда, бу хәл Федерация шурасы сайлау кампаниясе көннәрен билгеләүгә кадәр яки аннан соң да булырга мөмкин. Канунга ярашлы, кампания турындагы карар 7 декабрьдән 17 декабрьгә кадәр кабул ителергә тиеш.

Кремльгә якын чыганак сөйләвенчә, Путин үз намзәтен чыгару турында декабрьнең икенче яртысында узачак "Бердәм Русия" һәм "Гомумрусия халык фронды" (ОНФ) җыеннарына кадәр белдерергә мөмкин. Тагын бер сценарий нигезендә Путинның бу хакта гыйнвар башында белдерү ихтималы бар.

Моннан тыш, дүшәмбе Кремльдә президентның Федераль җыенга юлламасын декабрьдән киләсе елның февраленә күчерү мөмкинлеген дә караулары турында хәбәр таралды.

Русия президенты сайлавы 2018 елның мартында узачак. Үз намзәтләрен тәкъдим итү турында оппозиция вәкиле Алексей Навальный, ЛДПР лидеры Владимир Жириновский, "Яблока"га нигез салучы Григорий Явлинский, телевидениедә алып баручы Ксения Собчак белдерде инде. Владимир Путин сайлауда катнашуы турында әлегә рәсми игълан итмәде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG