Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лейпцигта татар киносы кичәсендә татар теле мәсьәләсе дә күтәрелде


Лейпцигта татар киносы кичәсе
Лейпцигта татар киносы кичәсе

Лейпцигта беренче тапкыр татар киносы кичәсе оештырылды. Татарлар татар теле язмышы турында да сөйләште.

11 ноябрь Германиянең Лейпциг шәһәрендәге Луру кинотеатрында беренче тапкыр татар киносы кичәсе узды. Прагадан (Чехия), Венадан (Австрия), Германиянең Берлин, Мүнһен, Лейпциг, Майндагы Франкфурт, Һанновер, Кассел, Кемниц һәм башка шәһәрләреннән килгән татарлар яшь режиссер, халыкара кино фестивальләре лауреаты Илшат Рахимбайның "КүзАлла", "Ышанмыйм" фильмнарын һәм берничә клибын (җырчы Гөлзада Сафиуллинаның "Әй, татарлар!", Super Tatarның "70 чакрым", Mauzer Sax "Кошларым" һәм башкалар), Рәдиф Кашапов белән Ильяс Гафаровның Европа татарлары турындагы “Туңган як”, Байбулат Батулланың "Run or not to run" фильмын карады. Шулай ук аларга җырчы Гөлзада Сафиуллинаның "Әй, татарлар!", Super Tatarның "70 чакрым" Mauzer Sax "Кошларым" һәм башка клиплар тәкъдим ителде.

Лейпцигта татар киносы кичәсе узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

Чараны Лейпцигта яшәүче татарлар, Данис Алиаскаров һәм Гөлназ Вәлиева гаиләсе, Асия Матушанская һәм Данис Сәгыйтов оештырды.

Гөлназ Вәлиева Азатлыкка әйтүенчә, кино кичәсенә килүче татарлар бик канәгать калган. "Илшат Рәхимбайның фильмнары да, клиплары да искиткеч сыйфатта, шуңа күрә аларны Европа тамашачысына да, чит илдә яшәүче милләттәшләребезгә дә күрсәтәсе килде. Хәтта фильмнарны караганда күз яшьләрен сертеп утыручылар да булды. Мондый чараны оештырганга безгә күп рәхмәтләрен әйттеләр", ди ул.

Кинотеатрдан соң татарлар таралырга ашыкмаган, аралашуны махсус ялланган кафеда татар җырлары белән дәвам иткән. Анда яшьләр үзара танышкан, гаиләле кешеләр балаларын татарчага өйрәтү мөмкинлекләре турында сөйләшкән.

Кичәнең максаты - Европада да балаларны татар телле итеп үстерү мөмкин булуын күрсәтү

"Бу кичәнең максатларының берсе - яшь ата-аналарның чит ил шартларында балаларына татар телен өйрәтү тәҗрибәсен уртаклашу, һәм бу кино карарга килгән әле өйләнмәгән яки кияүгә чыкмаган яшьләргә дә балаларны Европада да татар телле итеп үстерү мөмкин булуын күрсәтү, тумыштан баласы белән татарча гына сөйләшүчеләрнең монда да барлыгын белгертү һәм шулай эшләргә өндәү иде. Без бүген татарча сөйләшүче балалар очрашуын да оештыра алдык.

Лейпцигта татар киносын карарга килүчеләр кичәне кафеда дәвам итте
Лейпцигта татар киносын карарга килүчеләр кичәне кафеда дәвам итте

Дөресен генә әйткәндә, алар безнең Германиядә күп түгел, әмма без аларны әкренләп тупларга тырышабыз. Мәсәлән, Германиянең икенче ягыннан, Һанновер тирәләреннән өч балалы гаилә килде. Әтиләре алман булса да, балалар татарча белә. Балаларга үзара танышырга һәм татарча сөйләшергә мөмкинлек булды. Киләчәктә дә шул юнәлештә эшләргә телибез. Оныгы татар булган кеше генә татар була, диләр бит”, ди Гөлназ.

Кайбер татар гаиләләре балаларын татар теленә өйрәтергә курка

Аның ире Данис кайбер татар гаиләләре балаларын татар телен өйрәтергә курка дип саный. "Чыннан да, җиңел эш түгел, кайберәүләр бала изоляциядә кала, сөйләшер кешесе булмый дип шүрли. Җитмәсә якындагы күп кенә кешеләр балаңның үсешенә зыян саласың дип тә куркыта башлый. Шуңа да яшь гаиләләрнең куркуларын басар өчен яхшы үрнәкләр кирәк, фикердәшләрдән рухи терәк кирәк", ди ул.

Кафедагы очрашу азагында татарлар бергәләп “Туган тел”не җырлаган. Бүген инде бу традициягә әйләнде. Күп кенә татарлар моны Татарстанда мәктәпләрдә татар телен укыту белән килеп туган вазгыятькә бәйли.

Чараны оештыручыларның берсе - Гөлназ Вәлиева (с) һәм Һанновердан килгән гаилә
Чараны оештыручыларның берсе - Гөлназ Вәлиева (с) һәм Һанновердан килгән гаилә

"Татарстанда татар телен укыту белән бәйле бүгенге вазгыять зур борчу тудыра. Әлбәттә, бу хәлгә без битараф кына карап тора алмыйбыз. Менә бүгенге чара да татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру максатыннан да эшләнелде. Чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең югары сыйфатлы татар киносын карарга мөмкинлеге юк диярлек. Алар интернетта да юк, әмма интернетка куйсалар да, кинотеатрда караган фильм бөтенләй башкача тәэсир итә. Димәк кино аша татар теленә һәм мәдәниятенә мәхәббәтне ныгыту максатына да күпкә яхшырак ирешәчәкбез. Европа кинотеатрының бер залында, милләттәшләр белән җыелып зур экранда татар телендә кино карап, татар мохитенә чуму - бигрәк тә чит илдә туып үскән яшь буын өчен файдалы", ди ул.

Икенче көнгә Асия Матушанская кунаклар өчен Лейпциг шәһәре буйлап экскурсия оештырды.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG