Күптән түгел республика сәламәтлек саклау министрлыгы чираттан тыш тикшерү нәтиҗәләреннән соң, һоспиталь эшендә җитешсезлекләр табып, Хәлил Мостафинга шелтә белдергән. Ләкин табиб моның белән килешми һәм мәхкәмәдә үзенең хокуларын якларга әзер булуы турында белдерә, дип яза Proufu порталы.
"Эчке эшләр министрлыгының кайбер хезмәткәрләре безнең һоспитальдә "Башкорт" хәрәкәте лидеры Фаил Алчыновка медицина ярдәме күрсәтелгән, дип зарланган. Министрлык тикшерү уздырды, монда бернинди дә җинаять күрмәде һәм бөтен әйберне тикшерә башлады", дип Мостафин.
Нәтиҗәдә бернинди аныклаусыз гомум шелтә белдерелгән. "Бу мине эштән китәргә этәрү. Бу безнең иҗтимагый позиция өчен эзәрлекләү, шуңа күрә мәхкәмәгә шикаять итәбез", дигән Хәлил Мостафин.
Басма язуынча, сәламәтлек саклау министрлыгы "Башкорт халкы конрессы" активистларын эзәрлекләү белән шөгыльәнә. Быел җәй министрык һәм контроль-хисап пулаты Дим районындагы 3нче санлы хастаханәдә һәм Республика перинаталь үзәгендә чираттан тыш тикшерүләр уздырган иде. Аларның җитәкчеләре - шулай ук "Башкорт халкы конгрессы" вәкилләре Фәнил Шамигулов һәм Фигать Бәйрәмголов. Әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә зур җитешсезлекләр табылмаган.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.