Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте Telеgram-да татар теленә өйрәтү каналы булдырды


Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте Telеgram-да "Татарский для начинающих" дип исемләнгән канал булдырды. Каналга @tatyaz адресы белән язылып, дәресләр алу мөмкин.

Әлеге проектны 14 ноябрьдә Казанда узган матбугат очрашуында мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдим итте.

Канал аша татар теле дәресләре башлап өйрәнүчеләр өчен бирелә, аны татар теле белгечләре тулыландыра. "Кесә ярдәмлеге" сүз байлыгын арттырырга, әзер фразалар ятларга, әйтелешне камилләштерергә, гади әңгәмәләрдә катнаша алырлык итеп татар телен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Дәресләр көн саен төрле темаларга, тормыштан алынган хәлләргә бүленеп бирелә. Каналга @tatyaz адресы белән язылырга мөмкин.

Моннан тыш, iOS һәм Android системнарында файдалану өчен Диния нәзарәте "Татар сүзе" дип исемләнгән әсбап та булдырган иде. Татар теленең мобиль аңлатмалы сүзлеге көненә бер татар сүзе җибәреп, аның мәгънәсен аңлата. "Татар сүзе" мобиль кушымтасын ясаганда, "Гарәпчә-татарча-русча" алынмалар сүзлеге кулланылды, диелә. Кушымта оффлайн да эшли ала.

Матбугат очрашуында шулай ук "Хузур ТВ" мөселман телеканалы интернет челтәрендә декабрь аенда тәүлек дәвамында эшләүгә күчәчәк, дип хәбәр иттеләр.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG