Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Акыл фабрикасы"нда татар телен яңача укыту турында сөйләшәчәкләр


Чираттагы "Акыл фабрикасы" 18 һәм 25 ноябрьдә Казанда IT-Parkта узачак һәм татар телен яңача укыту темасына багышланачак.

Дөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов Азатлыкка сөйләвенчә, "Акыл фабрикасы"ның чираттагы очрашуында лекторлар татар телен яңача укыту турында чыгыш ясаячак. Мещерекова методикасы һәм яңа "Сәлам" дәреслеге турында дәреслек атворларының берсе, татар теле укытучысы Рашат Якупов сөйләячәк. Шулай ук бу көнне чит телләрне укыту турында да чыгышлар булачак, татар теленә бәйле проектларга күзәтү ясалачак. "Татар телен укытуда нәрсә бар һәм нәрсә җитми? Чит телләрне укыту тәҗрибәсе нинди, һәм ул тәҗрибәне татар телен укытуда ничек кулланып була, кебек сорауларга җавап табу көтелә", ди оештыручылар. Моннан тыш, 18 ноябрьдәге "Акыл фабрикасы"нда "Миллли университет: хыяллар, чынбарлык, концепция" темасына да чыгышлар көтелә.

25 ноябрьдә мәктәпләрдә яңача укыту темасына сөйләшүләр дәвам итәчәк. Чарада социолингвист, Каталония, Шотландия, Уэльс, Чуашстан, Татарстан милли мәгариф системаларын өйрәнүче галим Эктор Алос-и-Фонтның катнашуы көтелә. Ул дөньяда төбәк телләрендә белем бирү тәҗрибәсе турында сөйләячәк. Татарстан тәҗрибәсе турында республика мәгариф министрлыгы белгечләре, мәктәп җитәкчелләре сөйләр, дип көтелә.

Шулай ук полилингваль мәктәпләр, укудан буш вакыт, мохит, фәннәрне укытуда яңа форматлар турында да фикер алышу була, дип вәгъдә итә оештыручылар. "Ми давылы" вакытында исә киләчәк татар мәктәбенә 100 идея эзләнәчәк.

Чарага керү бушлай, урыннар чикле. Катнашу өчен теркәлү кирәк.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG