Микроавтобус казасында һәлак булучылар саны 14кә җиткән, дип хәбәр итә "Интерфакс" җирле гадәттән тыш хәлләр хезмәте чыганагына таянып. Тагын дүрт кеше авыр хәлдә, дип белдерелә.
Элегрәк үлүчеләр саны тугыз дип әйтелгән иде.
Юл казасы кичке алтынчы яртылар тирәсендә Йошкар-Ола - Козьмодемьянски юлының 64нче чакрымында булган. Маршрут автобусы агач төягән Камаз белән бәрелешә. Хосусый эшкуарның Мерседес микроавтобусы Йошкар-Оладан Юрино бистәсенә барган булган.
Полиция мәгълүматларына караганда, юл казасына һава шартларының начараюы сәбәп булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе республикада көн буе көчле кар яуган.
20 кешелек микроавтобус тулы булган, диелә.
Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.